-
Яхъя 21:7Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
7 Шунда Гайсәнең яраткан шәкерте Петергә: «Бу — Хуҗабыз»,— диде. Моны ишеткәч, Шимун Петер, ялангач булганга, өс киемен киде дә, суга сикерде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 21 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Гайсәнең яраткан шәкерте: Ягъни Гайсә аеруча яраткан кеше. Биш очракта билгеле бер шәкерт турында Гайсәнең «яраткан шәкерте» дип әйтелә (Ях 13:23; 19:26; 20:2; 21:7, 20); бу шигырь андый очракларның дүртенчесе. Монда Зебеди улы һәм Ягъкубның бертуганы, рәсүл Яхъя турында сүз бара дип санала. (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10; Ях 21:2; шулай санар өчен сәбәпләр Ях 13:23; 21:20 гә аңлатмаларда китерелә.)
ялангач: Яки «өс киемсез». Грек сүзе гимно́с «өс киемсез; эчке киемнән генә» дигән мәгънә йөртергә мөмкин. (Мт 25:36 га аңлатманы кара.)
-