-
Яхъя 21:16Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
16 Ул аңардан кабат, икенче тапкыр: «Яхъя улы Шимун, син мине яратасыңмы?» — дип сорады. Петер аңа: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «Бәрәннәремне көт»,— диде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 21 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
яратасыңмы... бик кадерле: Ях 21:15 кә аңлатманы кара.
Бәрәннәремне: Монда һәм 17 нче шигырьдә «бәрәннәрем» дип бирелгән грек сүзе проба́тион «сарыклар» дигәнне аңлаткан грек сүзенең кечерәйтелгән формасы. Мәсихче Грек Язмаларында кечерәйтү сүзләре еш кына якын күрү һәм дуслыкны күрсәтер өчен кулланыла. (Сүзлектән «Кечерәйтү сүзе» кара.)
-