-
Яхъя 21:20Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
20 Шунда Петер, борылып карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкертенең килүен күрде. Ул кичке аш вакытында Гайсәгә якынрак иелеп, «Хуҗам, сиңа кем хыянәт итәчәк?» — дип сораган шәкерт иде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 21 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Гайсәнең яраткан шәкертенең: Ягъни Гайсә аеруча яраткан кеше. Биш очракта билгеле бер шәкерт турында Гайсәнең «яраткан шәкерте» дип әйтелә (Ях 13:23; 19:26; 20:2; 21:7, 20); бу шигырь андый очракларның соңгысы. Монда Зебеди улы һәм Ягъкубның бертуганы, рәсүл Яхъя турында сүз бара дип санала (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10; Ях 21:2). Ях 21:20—24 буенча, «Гайсәнең яраткан шәкерте» һәм «шушы сүзләрне язган» шәкерт, ягъни Яхъяның Яхшы хәбәрен язучы, бер үк шәхес булган. (Ях Исемгә; 1:6 13:23 кә аңлатмаларны кара.)
Ул... Гайсәгә якынрак иелеп: Ях 13:23 кә аңлатманы кара.
-