Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Рәсүлләр 2:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Илленче көн бәйрәме+ вакытында шәкертләр барысы бергә бер урынга җыелдылар.

  • Рәсүлләр 2:1
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 2 Илленче көн бәйрәме вакытында шәкертләр барысы бергә бер урынга җыелдылар.

  • Рәсүлләр
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 2:1

      «Шаһитлек бирегез», 22 б.

  • Рәсүлләр. Аңлатмалар. 2 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 2:1

      Илленче көн бәйрәме: Мәсихче Грек Язмаларында грек сүзе пентекосте́ (мәгънәсе «илленче [көн]») Еврей Язмаларында «Беренче уңыш бәйрәме» (Чг 23:16) һәм «Атналар бәйрәме» (Чг 34:22) дип аталган бәйрәмне күрсәтер өчен кулланыла. Бу бәйрәм җиде атналык уңыш җыю чорының азагында уздырылган; ул чорда башта арпа, ә аннары бодай җыйганнар. Илленче көн бәйрәмен 16 нисаннан санап 50 нче көнне үткәргәннәр; ул көнне арпа уңышының беренче көлтәсе Йәһвәгә бүләк итеп китерелгән булган (Лв 23:15, 16). Еврей календаре буенча, Илленче көн бәйрәме 6 сиванга туры килә. (Ә15 кушымт. кара.) Бу бәйрәмгә күрсәтмәләр Лв 23:15—21; Сн 28:26—31; һәм Кн 16:9—12 дә язылган. Иерусалимга Илленче көн бәйрәменә ерак илләрдән бик күп яһүдләр һәм прозелитлар килгән. Бу бәйрәм кешеләрне башкаларга: иреклеләр, коллар, ярлылар, атасыз балалар, тол хатыннар, левилеләр, араларында яшәгән килмешәкләрме алар, кунакчыллык һәм игелек күрсәтергә дәртләндерергә тиеш булган (Кн 16:10, 11). Шуңа күрә б. э. 33 елында Иерусалимда үткән Илленче көн бәйрәме мәсихче җыелышның барлыкка килүе өчен иң яхшы мөмкинлек булган, чөнки җыелыш бар кешеләргә «Аллаһының мәһабәт эшләре турында» шаһитлек бирергә тиеш булган (Рс 1:8; 2:11). Яһүдләр санаганча, Илленче көн бәйрәме Синай тавында Мусага Канун бирелгән вакытка туры килгән. Шул чакта Исраил Аллаһының сайланган халкы итеп аерып куелган булган. Исраиллеләр өченче айның (сиван) башында Синай тавы янында җыелган, һәм аларга Канун бирелгән булган (Чг 19:1). Исраил белән Канун килешүе төзелгәндә, Муса арадашчы булган кебек, Гайсә Мәсих тә, рухи Исраил — яңа халык — белән яңа килешү төзелгәндә, арадашчы булган.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу