-
Рәсүлләр 2:17Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
17 „Соңгы көннәрдә,— дип әйтә Аллаһы,— үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын, улларыгыз һәм кызларыгыз пәйгамбәрлек итәчәкләр, егетләрегез күренешләр һәм картларыгыз төшләр күрәчәкләр.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 2 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Соңгы көннәрдә: Йәил пәйгамбәрлегеннән алынган бу өзектә Петер, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, монда «соңгы көннәр» дигән сүзтезмәне куллана. Әмма еврей текстында һәм Септуагинтада монда «шуннан соң» дигән сүзләр тора (Йл 2:28 [3:1, LXX]). Йәил пәйгамбәрлеге Илленче көн бәйрәмендә, шәкертләргә изге рух иңгәч, үтәлгән. Шуңа күрә Петернең «соңгы көннәр» төшенчәсен куллануы шушы «соңгы көннәрнең» башланганын һәм аннан соң «Йәһвәнең бөек һәм шөһрәтле көне» киләчәген күрсәтә. «Соңгы көннәр», күрәсең, «Йәһвәнең... көне» белән тәмамланыр (Рс 2:20). Петер яһүдләргә һәм яһүдләр диненә күчкән кешеләргә сөйләгән, шуңа күрә аның сүзләре беренче итеп аларда үтәлергә тиеш булган. Аның сүзләре, күрәсең, яһүдләрнең «соңгы көннәрдә» — гыйбадәт кылу үзәге Иерусалимда булган дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә — яшәгәннәрен күрсәткән. Элегрәк Гайсә үзе Иерусалим һәм аның гыйбадәтханәсе җимереләчәк дип алдан әйткән булган (Лк 19:41—44; 21:5, 6). Бу җимерелү б. э. 70 елында булган.
үз рухымны: Грек төшенчәсе пне́ума монда Аллаһының изге рухын, ягъни эш итүче көчен, аңлата. Монда өземтә итеп китерелгән Йл 2:28 дә бу төшенчәгә туры килгән еврей сүзе ру́ах кулланыла. Еврей сүзе дә, грек сүзе дә бер төп мәгънәгә ия: күзгә күренмәгән, ә эш итү көче ап-ачык күренеп торган нәрсәне аңлата. (Сүзлектән «Рух» кара.)
һәртөрле кешегә: Сүзгә-сүз «бөтен тәнгә». Грек сүзе саркс (еш кына «тән» дип тәрҗемә ителә) монда тере кешеләрне күрсәтә, димәк, «бөтен тән» гомумән бөтен кешелекне күрсәтергә тиеш. (Ях 17:2 гә аңлатманы кара.) Әмма бу контекстта «бөтен тән» дигән грек сүзтезмәсе таррак мәгънәдә кулланыла. Аллаһы үз рухын җирдәге я хәтта Исраилдәге бар кешеләргә коймаган, димәк, бу сүзтезмә чыгармасыз бар кешеләрне аңлатмый. Ә Аллаһы үз рухын, кешеләрне аермыйча, һәртөрле кешегә, ягъни угылларга һәм кызларга, егетләргә һәм картларга, кол ир-атлар белән кол хатын-кызларга койган (Рс 2:17, 18). «Бар» дигәнне аңлаткан грек сүзе пас шул ук мәгънәдә 1Тм 2:3, 4 тә кулланыла. Анда Аллаһы «һәртөрле кешенең котылуын» тели дип әйтелә. (Ях 12:32 гә аңлатманы кара.)
пәйгамбәрлек итәр: Грек төшенчәсе профете́уо сүзгә-сүз «сөйләү» дигәнне аңлата. Изге Язмаларда ул Аллаһыдан килгән хәбәрләрне ачу мәгънәсендә кулланыла. Ул еш кына киләчәкне алдан әйтү дигәнне аңлатса да, бу аның төп мәгънәсе түгел. Бу грек сүзе шулай ук берәр нәрсәне Аллаһы ярдәме белән билгеләү дигәнне дә аңлатырга мөмкин. (Мт 26:68 гә аңлатманы кара.) Бу контекст буенча, изге рух кайберәүләрне пәйгамбәрлек итәргә этәргән. Алар Йәһвә башкарган һәм һаман да башкара торган «мәһабәт эшләр турында» сөйләп, Аллаһы Тәгалә исеменнән сөйләгән (Рс 2:11). «Пәйгамбәрлек итәргә» дигәнне аңлаткан еврей сүзе охшаш мәгънәгә ия. Мәсәлән, Чг 7:1 дә Һарун турында Мусаның «пәйгамбәре» дип әйтелә; Һарун булачак вакыйгаларны алдан әйтмәгән, ә Муса исеменнән сөйләгән.
картларыгыз: Яки «олы яшьтәге кешеләрегез». Монда кулланылган грек төшенчәсе пресби́терос, күрәсең, бу шигырьдә элегрәк искә алынган «егетләрнең» капма-каршысы буларак, олы яшьтәге кешеләрне аңлата. Башка контекстларда шул ук төшенчә җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләрне күрсәтер өчен кулланыла. (Рс 4:5; 11:30; 14:23; 15:2; 20:17; Мт 16:21 гә аңлатманы кара.)
-