-
Рәсүлләр 4:32Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
32 Ә бихисап күп иман итүчеләр күңелләре һәм җаннары белән бердәм иделәр, һәм берсе дә үз милкен минеке дип атамады, һәрнәрсә уртак иде.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 4 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
күңелләре һәм җаннары белән бердәм иде: Яки «йөрәкләре һәм җаннары белән бер иде». Бу сүзтезмә бихисап күп иман итүче арасындагы бердәмлекне һәм тату мөнәсәбәтләрне сурәтли. Фп 1:27 дәге «бергәләшеп [«бер җанда», иск.]» дигән сүзтезмәне шулай ук «бер максат белән» я «бер кешедәй» дип тәрҗемә итеп була. Еврей Язмаларында «бербөтен йөрәк» яки «бер йөрәк» дигән сүзтезмә 1Ел 12:38 һәм 2Ел 30:12 дә (иск.) теләктә һәм берәр эшне үтәүдә бердәм булуны сурәтләр өчен кулланыла. Шулай ук «йөрәк» һәм «җан» дигән сүзләр, бөтен эчке кешене күрсәтер өчен, еш кына бергә искә алына (Кн 4:29; 6:5; 10:12; 11:13; 26:16; 30:2, 6, 10). Бу грек сүзтезмәсе монда охшаш мәгънәдә кулланыла, һәм аны «алар фикерләрдә һәм максатларда тулысынча бердәм иде» дип тәрҗемә итеп була. Бу Гайсәнең догасы буенча булган; ул үз шәкертләре төрле чыгышларына карамастан бердәмлектә булсын дип дога кылган булган (Ях 17:21).
-