-
Рәсүлләр 4:36Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
36 Мәсәлән, Кипрда туган Йосыф исемле бер левиле, рәсүлләр аны Барнаб (ягъни «Юаныч улы») дип атый иделәр,
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 4 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Юаныч улы: Яки «Дәртләндерү улы». Бу — Йосыф исемле бер шәкерткә бирелгән Барнаб дигән икенче исемнең тәрҗемәсе. Яһүдләр арасында Йосыф исеме киң кулланылганга, рәсүлләр, бәлки, аңа Барнаб исемен гамәли яктан уңайлы булсын өчен биргәндер. (Рс 1:23 белән чагыштыр.) Бу шигырьдәге улы сүзенә аңлатмада аңлатылганча, ул кайчак берәр кешене аерып торган сыйфатны яки үзенчәлекне күрсәтер өчен кулланыла. Юаныч улы дигән кушамат, күрәсең, Йосыфның кешеләрне дәртләндерергә һәм юатырга гаҗәеп сәләтен ассызыклый. Лүкнең хәбәре буенча, Йосыфны (Барнабны) Суриядәге Антиохтагы җыелышка җибәргәннәр һәм ул анда үз кардәшләрен какшамас йөрәкле булып калырга «өндәгән», ягъни дәртләндергән (Рс 11:22, 23). Монда «өндәү» дип бирелгән грек фигыле паракале́о Рс 4:36 да кулланылган «Юаныч» дигәнне аңлаткан грек сүзе пара́клесис белән тамырдаш. (Бу шигырьдәге улы сүзенә аңлатманы кара.)
улы: Еврей, арамей һәм грек телләрендә сүзтезмә «-нең/-ның ул(лар)ы» берәр кешене аерып торган сыйфатны яки үзенчәлекне күрсәтер өчен я берәр кеше төркемен сурәтләр өчен кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, Кн 3:18 дәге «кыю ир-атлар», ягъни батыр гаскәриләр, сүзгә-сүз «сәләт уллары» дип атала. Әп 1:3 тә «Көнчыгышта яшәүче... кешеләр» дип бирелгән сүзтезмә сүзгә-сүз «Көнчыгыш уллары» дип атала. 1Иш 25:17 дә «юньсез кеше» дип сүзгә-сүз «Вилиал улы», ягъни «юньсезлек улы», дигән сүзтезмә тәрҗемә ителә. Мәсихче Грек Язмаларында үзен билгеле рәвештә тоткан я билгеле сыйфатлар күрсәткән шәхесләр «Аллаһы Тәгаләнең угыллары», «яктылык һәм көн уллары» һәм «тыңламаучанлык угыллары» дип атала (Лк 6:35; 1Тс 5:5; Эф 2:2).
-