-
Рәсүлләр 5:9Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
9 Әмма Петер: «Ни өчен сез Йәһвә рухын сынап карарга сүз куештыгыз? Менә, иреңне җирләгән кешеләр ишек төбендә тора. Алар сине дә алып чыгачаклар»,— диде.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 5 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Йәһвә рухын: «Йәһвә рухы» (яки «Йәһвә үз рухы») дигән сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый. (Менә кайбер мисаллар: Хк 3:10; 6:34; 11:29; 13:25; 14:6; 15:14; 1Иш 10:6; 16:13; 2Иш 23:2; 1Пат 18:12; 2Пат 2:16; 2Ел 20:14; Иш 11:2; 40:13; 63:14; Йз 11:5; Мик 3:8.) Лк 4:18 дә очраган «Йәһвә... үз рухын» дигән сүзтезмә Иш 61:1 дән китерелгән өземтәнең өлеше булып тора. Анда һәм Еврей Язмаларындагы башка очракларда, еврей текстында «рух» дигәнне аңлаткан сүз белән бергә тетраграмматон кулланыла. Сакланып калган грек кулъязмаларында Рс 5:9 да «Раббы рухын» диелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен «Йәһвә рухын» дип әйтелгәне Б1 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 5:9 аңлатыла.
-