-
Рәсүлләр 7:3Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
3 һәм аңа: „Үзең яши торган җирне һәм туганнарыңны калдырып, мин күрсәтәчәк җиргә бар“,— дигән.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 7 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Торган җиреңне... калдырып: Югары киңәшмә алдында сөйләгәндә, Стифән шушы әмер Ибраһимга Месопотамиядә бирелгән булган дип әйткән. Аның сүзләре буенча, «шөһрәтле Аллаһы атабыз Ибраһимга Месопотамиядә, ул әле Харанга күчкәнче, күренгән» (Рс 7:2). Ибраһим (башта ул Ибрам буларак билгеле булган) чыгышы белән калдайлы Ур шәһәреннән булган. Стифән әйткәнчә, Ибраһимга, күрәсең, шунда беренче тапкыр үз җирен калдырып китәргә әмер бирелгән булган (Яр 11:28, 29, 31; 15:7; 17:5; Нк 9:7). Ә Яр 11:31—12:3 тәге хәбәр буенча, мондый фикер туарга мөмкин: Ибраһимга бу әмер беренче мәртәбә, аның атасы Тирах үлгәч, Харанда бирелгән булган. Әмма бу хәбәрне һәм Стифән монда әйткән сүзләрне исәпкә алсак, мондый нәтиҗә ясап була: Йәһвә бу әмерне Ибраһимга, ул әле Урда булганда, биргән һәм аннары аны, Ибраһим Харанда яшәгәндә, кабатлаган.
-