-
Рәсүлләр 9:31Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
31 Шуннан соң бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самариядә җыелыш тыныч яши башлады һәм ныгый барды. Шәкертләр Йәһвәдән куркып һәм изге рух аша алган дәртләндерү буенча яшәгәнгә, аларның саны үсә барды.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 9 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Йәһвәдән куркып: «Йәһвәдән курку» дигән бу сүзтезмә «курку» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый. Менә кайбер мисаллар: «Йәһвәдән курку» (2Ел 19:7, 9); «Йәһвәгә карата тирән хөрмәт» (Зб 19:9; 111:10); «Йәһвәгә карата курку-хөрмәт» (Гс 2:5; 8:13; 9:10; 10:27; 19:23; Иш 11:2, 3). Ләкин Еврей Язмаларында «Раббыдан курку» дигән сүзтезмә бер дә кулланылмый. Күпчелек грек кулъязмаларында Рс 9:31 дә «Раббыдан куркып» дип әйтелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен «Йәһвәдән куркып» дип әйтелгәне Б1 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 9:31 аңлатыла.
-