-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 10 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
алтылар тирәсендә: Ягъни көндезге уникеләр тирәсендә. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)
өйнең түбәсенә: Йортларның түбәләре яссы булган һәм күптөрле максат белән кулланылган, мәсәлән, анда нәрсәдер саклаганнар (Йш 2:6), ял иткәннәр (2Иш 11:2), йоклаганнар (1Иш 9:26), дини бәйрәмнәр үткәргәннәр (Нк 8:16—18) һәм аулакта дога кылганнар. Петер, өй түбәсендә дога кылганда, кешеләр күрсен дип, дога кылырга яраткан икейөзлеләр кебек булмаган (Мт 6:5). Яссы түбәдә ясалган култыкса аркасында, күрәсең, кешеләр аны күрмәгән (Кн 22:8). Түбә шулай ук кич белән ял итү һәм урам шау-шуыннан котылу урыны булган. (Мт 24:17 гә аңлатманы кара.)
-