-
Рәсүлләр 12:17Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
17 Ул кулы белән ишарәләп тавышланмаска кушты һәм аларга Йәһвәнең үзен ничек итеп төрмәдән чыгарганы турында сөйләп бирде. «Бу хакта Ягъкубка да, кардәшләргә дә әйтегез»,— диде ул. Шуннан соң чыгып башка урынга китте.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 12 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Йәһвәнең: Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы» (грекча хо Ки́риос) дигән сүз кулланыла. Әмма, Б кушымт. аңлатылганча, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга күп кенә сәбәпләр бар. Шуңа күрә бу шигырьдә Йәһвә исеме кулланыла. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 12:17 кара.)
Ягъкубка: Монда, күрәсең, Гайсәнең энесе турында сүз бара. Ул, күрәсең, яшь ягыннан Гайсәдән соң икенче булгандыр, чөнки ул Йосыфның Мәрьямнән туган дүрт улы арасыннан беренче булып бара: Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд (Мт 13:55; Мк 6:3; Ях 7:5). Ягъкуб б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимга төрле төбәкләрдән килгән меңләгән яһүдләрнең яхшы хәбәрне кабул итеп, суга чумдырылганын үз күзләре белән күргән (Рс 1:14; 2:1, 41). Петер, шәкертләргә «бу хакта Ягъкубка... әйтегез» диеп, аның Иерусалим җыелышында җитәкчелек иткәнен күрсәткән. Ягъкуб турында шулай ук, күрәсең, Рс 15:13; 21:18; 1Кр 15:7; Гл 1:19 (анда ул «Хуҗабызның энесе» дип атала); 2:9, 12 дә искә алына, һәм ул Изге Язмаларның үзенең исеме белән аталган китабын язган (Яг 1:1; Яһ 1).
-