-
Рәсүлләр 13:47Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
47 чөнки Йәһвә безгә: „Синең аша котылу җирнең читенә кадәр барып җитсен өчен, мин сине халыкларга яктылык итеп билгеләдем“,— дип әйтеп, әмер бирде».
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 13 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Йәһвә безгә... дип әйтеп, әмер бирде: Бу шигырьдәге өземтә Иш 49:6 дан алынган; анда, еврей текстының контексты ачык итеп күрсәткәнчә, сөйләүче — Йәһвә. (Иш 49:5; Иш 42:6 белән чагыштыр.) Бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше Йәһвәнең хезмәтчесе — Гайсә Мәсих — һәм аның шәкертләре башкарачак эшне үз эченә ала. (Иш 42:1; Лк 2:32 гә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 13:47 кара.)
җирнең читләренә кадәр: Монда Иш 49:6 дагы пәйгамбәрлек өземтә итеп китерелә; анда Септуагинтада шул ук грек сүзтезмәсе очрый. Ишагыя алдан әйткәнчә, Йәһвәнең хезмәтчесе «халыклар өчен яктылык» булачак һәм Аллаһының коткаруы «җирнең читләренә... җитәчәк». Писидиядәге Антиохта халыкка сөйләгәндә, Паул белән Барнаб бу пәйгамбәрлек сүзләр Мәсихнең шәкертләренә кагылган Йәһвәнең әмере булып тора икәнен күрсәткән: алар халыклар өчен яктылык булырга тиеш. Монда «җирнең читләренә кадәр» дип бирелгән грек сүзтезмәсе Рс 1:8 дә дә (аңлатманы кара) очрый. Анда ул Гайсә шәкертләренең аның турында никадәр киң шаһитлек бирәчәкләрен күрсәтер өчен кулланыла.
-