-
Рәсүлләр 15:23Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
23 Аларга мондый хат бирделәр:
«Сезнең кардәшләрегез, рәсүлләр һәм өлкәннәр, Антио́х, Су́рия һәм Киликиядәге башка халыклардан булган кардәшләргә сәлам җибәрә!
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 15 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
сәлам җибәрә!: Сүзгә-сүз «шатланырга» дигәнне аңлаткан грек сүзе ха́йро монда сәламләү сүзе итеп кулланыла һәм «сезнең белән барысы әйбәт булсын» дигән фикерне белдерә. Сөннәтләү турында җыелышларга җибәреләсе бу хатның кереш сүзләре борынгы заманда гадәттә хатларда ничек язылган булса, шул рәвештә язылган. Башта язучы, аннары кемгә язылганы искә алынган, ә аннан соң сәламләү сүзе китерелгән. (Рс 23:26 га аңлатманы кара.) Мәсихче Грек Язмаларына китаплар итеп кертелгән Аллаһы тарафыннан рухландырылган бар хатлар арасында Ягъкуб хатында гына, беренче гасыр Җитәкче советының бу хатындагы кебек, ха́йро дигән грек төшенчәсе сәламләү сүзе итеп кулланыла (Яг 1:1). Шәкерт Ягъкубның бу хатны төзүдә катнашканы мондый нәтиҗәне раслый: үз исемен йөрткән хатны язган Ягъкуб һәм Рәсүлләр 15 нче бүлектә искә алынган очрашуда җитәкчелек иткән Ягъкуб бер үк шәхес булган.
-