-
Рәсүлләр 17:11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
11 Мондагылар тисалу́никәлеләргә караганда теләбрәк өйрәнә иде. Алар сүзне бик ашкынып кабул итте, һәм, ишеткән сүзләрнең дөреслеген белер өчен, Язмаларны һәр көн җентекләп тикшерде.
-
-
Рәсүлләр 17:11Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
11 Мондагылар тисалуникәлеләргә караганда теләбрәк өйрәнә иделәр, һәм алар сүзне бик ашкынып кабул иттеләр, һәм, ишеткән сүзләрнең дөреслеген белер өчен, Язмаларны һәр көн җентекләп тикшерделәр.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 17 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
җентекләп тикшерде: Яки «игътибар белән өйрәнде». Монда кулланылган грек төшенчәсе анакри́но «иләргә; бүләргә; аерырга» дигәнне аңлата. Ул кайвакыт суд тикшерүе алып бару мәгънәсендә кулланыла (Лк 23:14; Рс 4:9; 28:18; 1Кр 4:3). Шуңа күрә бу контекстта ул, суд утырышындагы кебек, җентекле һәм төгәл тикшерү үткәрү дигән фикерне белдерә. Шунлыктан, Бируядәге яһүдләр үткәргән тикшерү өстен-өстен булмаган; алар Паул белән Силасның Язмалардан Гайсәнең күптәннән вәгъдә ителгән Мәсих булуы турында өйрәткәннәре дөрес булганмы икәнен җентекләп тикшергән.
-