-
Рәсүлләр 17:31Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
31 чөнки ул үзе билгеләгән кеше аша җиһанны гадел хөкем итәргә ниятләгән һәм көнен билгеләп куйган. Бу һичшиксез булачак, чөнки Аллаһы шул кешене үледән терелтте».
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 17 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
җиһанны: Монда «җиһан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ойкуме́не киң мәгънәдә кулланыла һәм җирне — кешелекнең яшәү урынын аңлата (Лк 4:5; Рм 10:18; Ач 12:9; 16:14). Беренче гасырда бу төшенчә шулай ук зур Рим империясенә карата да кулланылган; анда яһүдләр таралып яшәгән булган (Рс 24:5).
һичшиксез: Еш кына «иман» дип бирелгән грек сүзе пи́стис бу контекстта, күрәсең, вәгъдә ителгән берәр нәрсәгә тулы ышаныч белән карарга нигез бирүче дәлил дигән фикерне белдерә.
-