-
Рәсүлләр 18:24Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
24 Эфескә чыгышы белән Искәндәриядән булган телгә оста һәм Язмаларны яхшы белгән Аполло́с исемле бер яһүд килде.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 18 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Аполлос: Бу, күрәсең, Искәндәрия шәһәрендә үскән яһүди мәсихче булган. Искәндәрия Рим провинциясе Мисырның башкаласы булган. Ул югары белем бирү үзәге дип саналган һәм зур китапханәсе белән билгеле булган. Ул Рим империясендә Римнан соң иң зур шәһәр булган, һәм анда күп яһүдләр яшәгән. Искәндәрия яһүдләрнең дә, грекларның да иң мөһим мәдәни һәм белем бирү үзәкләренең берсе булган. Септуагинта буларак билгеле Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсе шунда ясалган. Бу Аполлос турында ни өчен Язмаларны, ягъни Аллаһы тарафыннан рухландырылган Еврей Язмаларын, яхшы белә иде дип әйтелгәнен аңларга булыша ала.
-