-
Рәсүлләр 27:3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
3 Икенче көнне без Сидонда тукталдык. Юли игелек күрсәтеп, Паулга дуслары янына, алар аның турында кайгыртсын өчен, барырга рөхсәт итте.
-
-
Рәсүлләр 27:3Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
3 Икенче көнне без Сидонда тукталдык. Юлиус игелек күрсәтеп, Паулга, дуслары аның турында кайгыртсын өчен, алар янына барырга рөхсәт итте.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 27 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
игелек күрсәтеп: Монда кулланылган грек сүзе филантро́пос һәм аңа тамырдаш сүз филантропи́а назлы кайгыртуны һәм кешеләр белән кызыксынуны аңлата. Диңгездә бер көн үткәреп, төньякка таба якынча 110 км үткәннән соң, кораб Сидонда, Сурия ярында тукталган булган. Күрәсең, гаскәр башлыгы Юли үзен Паул белән гади җинаятьче белән тоткандай тотмаган. Моның сәбәбе Паулның Рим гражданы һәм гаебе расланмаган булуы булгандыр (Рс 22:27, 28; 26:31, 32).
-