-
Рәсүлләр 27:17Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
17 Аны палубага күтәргәннән соң, корабны ныгытыр өчен, арканнар белән бәйли башладылар. Сиртта сай җиргә утырудан куркып, бауларны чишеп җилкәнне төшерделәр. Җил безне үзе искән якка алып баруын дәвам итте.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 27 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Сиртта: Монда кулланылган грек исеме Си́ртис «тартырга» дигәнне аңлаткан тамырдан килеп чыккан. Сирт дип Африканың төньяк яры (хәзерге Тунис белән Ливия яры) буендагы ике култык аталган булган. Көнбатыш култык (Тунис белән Триполи арасында) Кече Сирт (хәзерге Габес култыгы) дип аталган булган. Аның көнчыгышында Зур Сирт (хәзерге Сидра култыгы) урнашкан булган. Су күтәрелү һәм чигенү вакытында су астындагы комнар даими рәвештә бер урыннан икенче урынга күчкәнгә, борынгы диңгезчеләр, кораблары комга утырмасын өчен, аларны читләтеп үткән. Б. э. I гасырында яшәгән грек географы Страбон сайга утырган кораблар турында «аннан кораб сирәк котыла» дип язган («География», 17, III, 20). Иосиф Флавий сүзләре буенча («Яһүдләр сугышы» II, 16, 4), кешеләрнең Сирт исемен ишетеп котлары очкан. (Ә13 кушымт. кара.)
-