Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Рәсүлләр 28:2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Чит телдә сөйләшүче* кешеләр үзләрен гадәттән тыш игелекле тотты. Яңгыр явып торганга һәм салкын булганга, алар учак ягып, безне ихлас күңелдән кабул итте.

  • Рәсүлләр 28:2
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 2 Чит телдә сөйләшүче кешеләр үзләрен гадәттән тыш игелекле тоттылар. Яңгыр явып торганга һәм салкын булганга, алар учак ягып, безне ихлас күңелдән кабул иттеләр.

  • Рәсүлләр
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 28:2

      «Шаһитлек бирегез», 209, 210 б.

      «Күзәтү манарасы»,

      1.8.2002, 14 б.

  • Рәсүлләр. Аңлатмалар. 28 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 28:2

      Чит телдә сөйләшүче кешеләр: Яки «Җирле кешеләр». Изге Язмаларның кайбер борынгы тәрҗемәләрендә монда кулланылган грек сүзе ба́рбарос «Варварлар» дип бирелгән. Бу грек сүзендәге «бар бар» дигән кабатлану өзек-өзек, аңлаешсыз сөйләмне, мыгырдауны күрсәткән. Шуңа күрә греклар башта бу төшенчәне башка телдә сөйләшкән чит ил кешесенә карата кулланган. Ул вакытта бу төшенчә кимсетү сүзе булмаган; ул мәдәни яктан түбән, тупас я әдәпсез кешене аңлатмаган. Ба́рбарос сүзе бары тик грек булмаганнарны греклардан аерып күрсәткән. Кайбер яһүд язучылары, шул исәптән Иосиф Флавий да, бу сүзне үз халкына карата кулланган («Jewish Antiquities», XIV, 187 [x, 1]; «Against Apion», I, 58 [11]). Чынлыкта, римлылар, грек культурасын үзләштергәнче, үзләрен варварлар дип атаган. Шулай итеп бу төшенчә монда Мальтада яшәүчеләргә карата кулланылган; алар, күрәсең, үзләренең туган телендә, бәлки, пуник телендә сөйләшкән.

      игелекле: Монда кулланылган грек сүзе филантропи́а сүзгә-сүз «кешелекне ярату» дигәнне аңлата. Андый игелек башкалар белән эчкерсез кызыксынуны, шулай ук кеше ихтыяҗларын кайгыртып һәм аңа уңайлыклар тудырып, кунакчыллык күрсәтүне аңлатырга мөмкин. Бу шигырьдән күренгәчә, кешеләр Аллаһы хуплаган бу сыйфатны, Йәһвәне белмәсә дә, күрсәтә ала. Рс 27:3 тә язылган охшаш мисалда тамырдаш сүз филантро́пос кулланыла, һәм ул гаскәр башлыгы Юлинең Паул белән үзен ничек тотканын сурәтли. Тит 3:4 тә грек сүзе филантропи́а Йәһвәнең хисләрен сурәтләр өчен кулланыла һәм «кешеләргә карата... мәхәббәт» дип тәрҗемә ителә.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу