-
Рәсүлләр 28:15Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
15 Римдагы кардәшләр, безнең хакта ишеткәч, безне каршы алыр өчен Өч Кунакханәгә килгәннәр иде, ә кайберләре А́пиус базары мәйданына тикле килеп җиткән иде. Аларны күргәч, Паул Аллаһыга рәхмәтен белдерде, йөрәкләнеп китте.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 28 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Аппи базары мәйданына: Яки «Аппи форумына». Латинча Аппии форум. Бу базар Римнан көньяк-көнчыгышка таба якынча 65 км ераклыкта урнашкан булган. Ул римлыларның атаклы Аппи юлындагы яхшы билгеле тукталу урыны булган. Бу юл Римнан Капуя аша Брундизийга (хәзерге Бриндизи) алып барган. Аппи юлы да, базар да үзләренә нигез салган Аппий Клавдий Цек (б. э. к. IV гасыр) хөрмәтенә шулай аталган булган. Сәяхәтләрен Римнан башлаган кешеләр беренче көн азагында гадәттә шул урында тукталган, шуңа күрә ул сәүдә үзәге һәм базарлы шәһәрчек булып киткән. Аппи базарының канал буенда урнашуы да аңа әһәмият өстәгән; бу канал Понтин сазлыклары аша үтүче юл буйлап сузылган булган. Кайбер хәбәрләр буенча, сәяхәтчеләрне төнлә шул канал буйлап качырлар тартып барган баржаларда алып барганнар. Рим шагыйре Гораций, бу сәяхәтнең уңайсызлыкларын сурәтләгәндә, бакалар һәм черкиләрдән зарланган, ә Аппи базары «көймәчеләр һәм саран кунакханә хуҗалары белән тулы» дип язган («Satires», I, V, 1-6). Әмма, бар бу уңайсызлыкларга карамастан, Римнан шунда килгән кардәшләр шатлык белән Паулны һәм аның юлдашларын, аларның сәяхәтләренең соңгы өлешен алар белән бергә үтәр өчен, көтеп торган. Бүген Аппи форумы урынында Аппи юлында урнашкан Борго Фаити дигән кечкенә авыл тора. (Ә13 кушымт. кара.)
Өч Кунакханәгә: Латинча Трес Табернас. Башка борынгы язуларда да искә алынган бу урын Аппи юлында урнашкан булган. Ул Римнан көньяк-көнчыгышка таба якынча 50 км ераклыкта, ә Аппи базарыннан якынча 15 км ераклыкта булган. Бүген ул урында бераз гына борынгы җимерекләр сакланып калган. (Ә13 кушымт. кара.)
-