Искәрмә
a Дениз Харменинг үз дәреслегендә язганча, «кан салудан соң билгеле бер вакыт узгач була торган гемолитик реакция элегрәк кан салган, трансплантация кичергән кешеләрдә һәм йөкле хатыннарда» була ала. Андый очракларда кан салуга тискәре реакция тудыра торган антитәнчекләрне «алдан билгеләү мөмкин түгел» («Modern Blood Banking and Transfusion Practices»). Бер китапта әйтелгәнчә, «туры килмәгән канны хәтта кечкенә күләмдә салу гимолизга китерергә мөмкин. Кешенең бөерләре эшләми башласа, аның организмы әкренләп агулана бара, чөнки бөерләре зыянлы матдәләрне чыгармый башлый» («Dailey’s Notes on Blood»).