Искәрмә
a Еврей Язмаларында «вөҗдан» дигән сүз очрамаса да, андый мисаллардан сүз вөҗдан турында бара икәне күренә. Гадәттә «йөрәк» дигән сүз кешенең эчке дөньясын аңлата. Әмма бу һәм башка моңа охшаш очраклар «йөрәк» дигән сүз кешенең эчке дөньясының махсус өлешен — вөҗданын аңлатырга мөмкин икәнен күрсәтә. Мәсихче Грек Язмаларында «вөҗдан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе якынча 30 тапкыр очрый.