Искәрмә
b Изге Язмаларда саф вөҗданлы булу гына кайвакыт әз икәне күрсәтелә. Мәсәлән, Паул болай дип әйткән: «Вөҗданым бар яктан саф булса да, бу мине тәкъва итми. Мине тикшереп бәяләүче — ул Йәһвә» (1 Көринтлеләргә 4:4). Паул мәсихчеләрне үткәндә эзәрлекләгән кебек, бүгенге эзәрлекләүчеләр дә моны саф вөҗдан белән башкарырга мөмкин. Алар Аллаһы үзләрен хуплый дип уйлый. Шунсы бик мөһим: вөҗданыбыз үзебез алдында да һәм Аллаһы каршында да саф булырга тиеш (Рәсүлләр 23:1; 2 Тимутигә 1:3).