Искәрмә
a Тип дигән биологик термин тән төзелеше охшаш булган хайваннарның зур төркемен аңлата. Еш кына галимнәр бар тереклекләрне җиде басмалы классификация буенча бүлә. Һәрбер басма югарысына караганда таррак. Беренче, иң киң басма — патшалык. Аннары тип, класс, отряд, семьялык, ыру һәм төр бара. Мәсәлән, атны мондый классификация буенча билгеләп була: патшалык — хайваннар, тип — хордалылар, класс — имезүчеләр, отряд — тактояклылар, семьялык — атсыманнар, ыру — ат (Equus), төр — йорт аты (Caballus).