Искәрмә
a «Дөнья яратылган» дигән сүзләрдә орлык чәчү, ягъни нәселне дәвам итү дигән фикер яңгырый. Бу сүзләр белән беренче кешеләрнең балалары туган чор сурәтләнә. Ләкин ни өчен Гайсә, «дөнья яратылган» чор турында әйткәндә, беренче туган Кабилне түгел, ә Һабилне искә ала? Кабилнең кабул иткән карарлары һәм эшләре Йәһвәгә каршы фетнә күтәрүгә тиң булган; Кабил моны белә торып эшләгән. Үз ата-анасы сыман, Кабил дә йолып алынмас һәм терелтелмәс дип әйтү урынлы булыр.