Искәрмә
a Грек Язмаларын тәрҗемә итәр өчен күбесенчә Весткотт һәм Хортның «Борынгы грек телендәге Яңа Васыять» тексты кулланылган («The New Testament in the Original Greek»). Еврей Язмаларының тәрҗемәсе өчен Рудольф Киттельнең «Еврей Изге Язмалары» нигез итеп алынган («Biblia Hebraica»). Өстәвенә, Изге Язмаларның 2013 елдагы чыгарылышы өчен башка борынгы папируслар кулланылган. Галимнәрнең уйлавынча, алар б. э. II һәм III гасырларына карый. Соңгы фәнни тикшерүләр (мәсәлән, Нестле һәм Аланд, шулай ук БИЯҖ үткәргән тикшерүләр) нәтиҗәләре чагылган текстлар да исәпкә алынган.