Искәрмә
a Ибраимга 99 яшь булганда Йәһвә аның исемен Ибраһимга үзгәрткән булган (Яшәеш 17:1, 5).
Елан Хаува күңеленә Эдем бакчасында яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачына карата Алланың канунын бозу фикерен ничек итеп салган?
Яшәеш 3:1 дә болай дип әйтелә: «Ходай Алла барлыкка китергән барлык кыр хайваннарының иң хәйләкәре елан булган. Һәм елан хатынга әйткән: чыннан да сезгә Алла: оҗмахтагы бернинди дә агачтан ашамагыз, дип әйттеме?» Ничек итеп еланның Хаува белән сөйләшкәне турында төрле уйлар бар. Бер чамалау буенча елан тән хәрәкәтләре яисә ым теле белән аралашкан. Мәсәлән, Англиянең Джозеф Бенсон исемле рухание болай дип әйткән: «Бу аралашу ниндидер ым кагу аша алып барылган дию бик мөмкин кебек күренә. Әмма кайберәүләр ул вакытта еланнарның уйларга һәм сөйләшергә сәләтләре булган дип исәплиләр... ләкин моңа бернинди дә дәлилләр юк».
Ләкин елан Хаува күңеленә тыелган җимешне ашап ул Алла кебек була һәм үзе нәрсә яхшылык, ә нәрсә яманлык икәнен хәл итә ала дигән фикерне ничек тән хәрәкәтләре аша гына сала алган ди? Өстәвенә Хаува да, елан күтәргән сорауларга җавап биреп, сөйләшүдә катнашкан (Яшәеш 3:2—5). Елан тән хәрәкәтләре яисә ым кагуы белән генә аралашкан дигән фикер шулай ук Хаува да ишарәләр белән генә җавап биргән дигән нәтиҗәгә китерә, әмма Изге Язмаларда Хаува сөйләшкән дип әйтелә.
Бу вакыйганы искә төшереп, рәсүл Паул имандашларын мондый сүзләр белән кисәткән: «Шуннан куркам: елан Хауваны үзенең хәйләсе белән алдаган кебек... [сезнең] фикерләрегез чуалып китмәсен иде». Паул әйткән куркыныч «ялган рәсүлләр, алдакчы эшчеләр»дән чыккан. Мондый «гадәттән тыш бөек рәсүлләр»нең ым кагулары һәм тән хәрәкәтләре генә андый куркыныч китерә алмаган. Монда аларның сөйләүләре — башкаларны алдау өчен әйткән хәйләле сүзләре бик зур роль уйнаган (2 Көринтлеләргә 11:3—5, 13).
Хаува Эдем бакчасында сүзләр белән алданган булса да, бу еланда тавыш ярылары булган дигәнне аңлатмый. Алар кирәк тә булмаган. Алланың фәрештәсе Бильям белән ишәк аша сөйләшкән очракта бу хайванга кешедә булган бугаз кирәк булмаган (Саннар 22:26—31). «Ишәк аңа кеше тавышы белән» рухи сферадан булган кемнеңдер тәэсире астында эндәшкәне ачык (2 Петер 2:16).
Хаувага мөрәҗәгать иткәндә елан өчен «иблис һәм шайтан дип аталган борынгы елан» — рухи зат сөйләгәнен Изге Язмалар ачыклый (Ачылыш 12:9). Хаува ишеткән һәм ишеткәненә җавап биргән сүзләр «яктылык фәрештәсе кыяфәтенә кергән» Иблистән чыккан (2 Көринтлеләргә 11:14).