Искәрмә
a Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә э́рец дигән еврей сүзе бөтен җирне түгел, ә җир участогын аңлатучы сүз белән бирелә. Шулай да, Мәдхия 36:11, 29 да кулланылган э́рец дигән сүз Исраилга бирелгән җирне генә аңлата дип санарга нигез юк. Уильям Уилсон китабында аңлатылганча, э́рец дигән сүз «киң мәгънәдә кулланыла, ул кешеләр яши һәм яшәми торган җирне аңлата; кайбер сүзләр белән бергә кулланылып, ул «җир участогы», «як» яки «ил» дигән мәгънә йөртергә мөмкин» («Old Testament Word Studies»). Шулай итеп, бу еврей сүзенең беренче һәм төп мәгънәсе — «планета, җир шары, Җир». «Күзәтү манарасы» (инглиз) 1986 ел, 1 гыйнвар санының 31 нче битен карагыз.