Искәрмә
a Юнысның чыгышы буенча Гәлиләя якларыннан булганы игътибарга лаек, чөнки фарисейләр тәкәбберләнеп Гайсә турында болай дип әйткәннәр: «Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән һич тә пәйгамбәр чыкмас» (Яхъя 7:52). Күп тәрҗемәчеләр һәм тикшерүчеләр фикере буенча, фарисейләрнең кечкенә генә Гәлиләядән бер пәйгамбәр дә чыкмаган һәм бөтенләй чыга алмый дигән сүзләре нигезсез. Шулай итеп бу кешеләр тарихны һәм пәйгамбәрлекләрне санламаган (Ишагыйя 9:1, 2).