Искәрмә
c «Балык» дигән борынгы еврей сүзе борынгы грек теленә «диңгез аждаһасы», яисә «зур балык», дип тәрҗемә ителгән. Нинди тереклек иясе турында сүз барганын төгәл билгеләп булмый. Әмма Урта җир диңгезендә кешене тулысынча йотарлык зур акулалар очрый. Башка җирләрдә тагы да зуррак акулалар бар. Мәсәлән, кит акуласының озынлыгы 15 яки күбрәк метр булырга мөмкин.