Искәрмә
d Ксеркс I үзгәрүчән һәм мәрхәмәтсез кешене итеп белгәннәр. Грек тарихчы Геродот Ксерксның Греция белән сугышы вакытында булган берничә очракны язып куйган. Патша Геллеспонт бугазы аша вакытлыча йөзмә күпер төзергә боерык биргән. Бу күпер давыл вакытында җимерелгәч, Ксеркс төзүчеләрнең башларын кисеп ташларга һәм хәтта Геллеспонт бугазын, аның суларына сугып һәм аларны «мыскыллап», «җәзаларга» боерык биргән. Ә шул ук сугышта бер бай кеше патшадан ул аның улы сугышка бармасын дип үтенгәч, Ксеркс аның улын икегә ярып, башкалар күргән урынга куярга боерган.