Искәрмә
a Камилсезлегебез аркасында, без кайвакыт башкалар турында һәм аларның мотивлары турында ашыгыч нәтиҗәләр ясыйбыз. Йәһвә исә «йөрәкне күрә» (1 Иш. 16:7). Ул Юныс, Ильяс, Һаҗәр һәм Лутка ярату белән ярдәм иткән. Бу мәкалә ярдәмендә шушы мисалларны карап чыгу безгә, Йәһвәдән үрнәк алып, кардәшләребез белән йомшак мөгамәлә итәргә булышыр.