Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Елъязма 12
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Елъязма эчтәлек

      • Давыт патшага булышлык итүчеләр (1—40)

1 Елъязма 12:1

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 27:1
  • +1Иш 27:5, 6; 2Иш 1:1
  • +1Ел 11:10

1 Елъязма 12:2

Кисешкән урыннар

  • +Хк 3:15; 20:15, 16
  • +1Иш 17:49
  • +Яр 49:27

1 Елъязма 12:3

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 11:4
  • +1Ел 11:26, 33

1 Елъязма 12:4

Кисешкән урыннар

  • +Йш 9:3
  • +1Ел 11:15

1 Елъязма 12:6

Кисешкән урыннар

  • +Сн 26:10, 11

1 Елъязма 12:8

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 23:14, 29; 24:22; 1Ел 11:16

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.10.2005, 10 б.

1 Елъязма 12:14

Кисешкән урыннар

  • +Яр 49:19; Кн 33:20
  • +Лв 26:8

1 Елъязма 12:16

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 22:1; 23:14; 24:22

1 Елъязма 12:17

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 24:12, 15; 26:23; Зб 7:6

1 Елъязма 12:18

Кисешкән урыннар

  • +Хк 6:34; 13:24, 25
  • +2Иш 15:21
  • +Зб 54:4

1 Елъязма 12:19

Кисешкән урыннар

  • +Хк 3:1, 3
  • +1Иш 29:2–4

1 Елъязма 12:20

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 30:1
  • +Кн 33:17

1 Елъязма 12:21

Кисешкән урыннар

  • +1Ел 5:23, 24; 11:10

1 Елъязма 12:22

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 2:3
  • +2Иш 3:1

1 Елъязма 12:23

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 16:1, 13; 1Ел 11:10
  • +2Иш 2:1; 5:1

1 Елъязма 12:27

Кисешкән урыннар

  • +1Ел 27:1, 5
  • +1Ел 6:49

1 Елъязма 12:28

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 8:17; 1Пат 1:8; 2:35; 1Ел 6:1, 8; 27:16, 17

1 Елъязма 12:29

Кисешкән урыннар

  • +1Ел 8:1, 33; 12:1, 2

1 Елъязма 12:33

Искәрмәләр

  • *

    Яки «Давытка кушылганнарның берсе дә ике йөрәкле түгел иде».

1 Елъязма 12:37

Кисешкән урыннар

  • +Сн 32:33; Йш 13:8

1 Елъязма 12:38

Кисешкән урыннар

  • +Яр 49:8, 10; 1Ел 11:10

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Елъ. 12:11Иш 27:1
1 Елъ. 12:11Иш 27:5, 6; 2Иш 1:1
1 Елъ. 12:11Ел 11:10
1 Елъ. 12:2Хк 3:15; 20:15, 16
1 Елъ. 12:21Иш 17:49
1 Елъ. 12:2Яр 49:27
1 Елъ. 12:31Иш 11:4
1 Елъ. 12:31Ел 11:26, 33
1 Елъ. 12:4Йш 9:3
1 Елъ. 12:41Ел 11:15
1 Елъ. 12:6Сн 26:10, 11
1 Елъ. 12:81Иш 23:14, 29; 24:22; 1Ел 11:16
1 Елъ. 12:14Яр 49:19; Кн 33:20
1 Елъ. 12:14Лв 26:8
1 Елъ. 12:161Иш 22:1; 23:14; 24:22
1 Елъ. 12:171Иш 24:12, 15; 26:23; Зб 7:6
1 Елъ. 12:18Хк 6:34; 13:24, 25
1 Елъ. 12:182Иш 15:21
1 Елъ. 12:18Зб 54:4
1 Елъ. 12:19Хк 3:1, 3
1 Елъ. 12:191Иш 29:2–4
1 Елъ. 12:201Иш 30:1
1 Елъ. 12:20Кн 33:17
1 Елъ. 12:211Ел 5:23, 24; 11:10
1 Елъ. 12:222Иш 2:3
1 Елъ. 12:222Иш 3:1
1 Елъ. 12:231Иш 16:1, 13; 1Ел 11:10
1 Елъ. 12:232Иш 2:1; 5:1
1 Елъ. 12:271Ел 27:1, 5
1 Елъ. 12:271Ел 6:49
1 Елъ. 12:282Иш 8:17; 1Пат 1:8; 2:35; 1Ел 6:1, 8; 27:16, 17
1 Елъ. 12:291Ел 8:1, 33; 12:1, 2
1 Елъ. 12:37Сн 32:33; Йш 13:8
1 Елъ. 12:38Яр 49:8, 10; 1Ел 11:10
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
  • 32
  • 33
  • 34
  • 35
  • 36
  • 37
  • 38
  • 39
  • 40
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Елъязма 12:1–40

Беренче Елъязма

12 Түбәндә Давытның Киш улы Шау́л+ аркасында күчеп йөрү иреге чикләнгән чакта Зикләккә+ килгән кешеләр турында әйтелә. (Алар аңа сугышта булышлык итүче гайрәтле сугышчылар арасыннан иде.+ 2 Алар ук-җәя белән коралланган иде һәм уң куллары белән дә, сул куллары+ белән дә таш ыргыта+ һәм җәядән ук ата белгән кешеләр иде. Алар Шаулның кан кардәшләре, Биньями́н кабиләсеннән иделәр.)+ 3 Менә аларның исемнәре: алар өстеннән баш булган Әхиязә́р һәм Йоа́ш — икесе дә гибәле+ Шемайның уллары; Азмабитның+ уллары Җәзи́л белән Фәле́т; Бирәхә́; анатутлы Яхы́й; 4 гибонлы+ Ишма́й (ул утыз гайрәтле сугышчының берсе иде һәм шул утыз өстеннән баш иде),+ шулай ук Ирмия́, Яхәзии́л, Йохана́н, гедәрәле Йозаба́д, 5 Илуза́й, Яриму́т, Билья́һ, Шемария́, хәрифле Шәфәта́й; 6 Илкана́, Ишши́, Әзари́л, Юзи́р һәм Яшуби́м — корахлылар;+ 7 Гөдәрдән булган Йәрәхимнең уллары Юла́й белән Зәбадия́.

8 Гәдлеләрнең кайберләре, Давыт чүлдә яшерен урында булганда,+ аның ягына күчте. Алар гайрәтле сугышчылар, сугышырга өйрәтелгән, зур калканнарын һәм сөңгеләрен әзер тоткан гаскәриләр иде. Төсе-бите арысланныкыдай иде, аяклары таулардагы газәлнекедәй җитез иде. 9 Аларның башчысы Езе́р иде, аңардан соң икенчесе — Абадия́, өченчесе — Илиа́б, 10 дүртенчесе — Мишмана́, бишенчесе — Ирмия, 11 алтынчысы — Атта́й, җиденчесе — Илья́л, 12 сигезенчесе — Йоханан, тугызынчысы — Илзаба́д, 13 унынчысы — Ирмия, унберенчесе — Мәхбана́й. 14 Алар гәдлеләр+ арасыннан, гаскәр башлыклары иде. Аларның иң көчсезе — 100 кешегә, иң көчлесе 1 000 кешегә каршы торырлык иде.+ 15 Алар Үрдү́н елгасын беренче айда, ул ярларыннан ташып чыккан чакта кичкән кешеләр иде. Алар иңкүлекләрдә яшәүчеләрне көнчыгышка һәм көнбатышка таба куып җибәрде.

16 Биньямин һәм Яһүд кабиләсеннән дә кайберәүләр Давыт янына, ул яшеренгән урынга килде.+ 17 Шунда Давыт аларның каршысына чыгып, болай диде: «Яхшы ният белән, миңа ярдәм итәргә дип килүегез икән, күңелем сезнең белән бердәмлектә булыр. Ә инде, мин бернинди явызлык кылмый торып та, мине дошманнарым кулына тапшырырга дип килүегез икән, ата-бабаларыбыз Аллаһысы моны күреп, хөкем итсен».+ 18 Шунда утызның башчысы Амасайга Аллаһы рухы иңде,+ һәм ул болай диде:

«Без синеке, Давыт! Иша́й улы, без синең белән!+

Иминлек, иминлекләр булсын сиңа, ярдәм итүчеләреңә дә иминлек булсын,

Чөнки Аллаһың сиңа булыша».+

Давыт аларны үзенә алды һәм гаскәрләре өстеннән башчылар итеп куйды.

19 Манашше́ кабиләсеннән дә кайберәүләр, качып, Давыт янына килделәр. Бу — Давыт филистилеләр белән бергә Шаулга каршы сугышка барган чакта булды. Әмма Давыт филистилеләргә ярдәм итмәде, чөнки филистилеләрнең идарәчеләре,+ киңәшләшеп алганнан соң: «Ул хуҗасы Шаулга качып китәчәк һәм безнең гомеребез кыл өстендә булачак»,— диеп, аны кайтарып җибәрде.+ 20 Ул Зикләккә+ килгәч, Манашше кабиләсеннән менә шушы кешеләр качып, аның янына килде: Адна́х, Йозабад, Ядәи́л, Микаи́л, Йозабад, Илу́й һәм Силта́й — Манашше кабиләсенең меңбашлары.+ 21 Алар, юлбасарлар өерләре һөҗүм иткәндә, Давытка булышты, чөнки алар барысы да гайрәтле кыю кешеләр иде.+ Алар гаскәр башлыклары булып китте. 22 Давыт янына, ярдәм итәргә теләп, көн саен кешеләр килә торды.+ Ахыр чиктә, Аллаһы гаскәредәй гаять зур гаскәр җыелды.+

23 Шаулның патша хакимлеген Йәһвәнең боерыгы буенча Давытка тапшырыр өчен,+ Хебрунга+ аның янына коралланып килгән сугышчыларның саны мондый: 24 Яһүд кешеләре арасыннан зур калкан белән сөңге тоткан, сугыш өчен коралланган 6 800 кеше; 25 шимонлылар арасыннан гайрәтле кыю 7 100 гаскәри.

26 Ле́вилеләр арасыннан — 4 600 кеше. 27 Йода́й+ Һарун уллары+ өстеннән баш иде, аның 3 700 кешесе бар иде. 28 Алар арасында шулай ук үз нәселенең 22 башлыгы белән бергә Сады́йк+ исемле гайрәтле кыю бер егет тә бар иде.

29 Биньяминлылар арасыннан — Шаулның 3 000 кан кардәше.+ Аларның күпчелеге моңарчы Шаул йортының мәнфәгатьләрен яклый иде. 30 Ифраимлылар арасыннан — үз нәселләре арасында дан алган 20 800 гайрәтле кыю ир-ат.

31 Манашшеның ярты кабиләсеннән — килеп, Давытны патша итеп куяр өчен, исемнәре белән атап билгеләнгән 18 000 кеше. 32 Иссаха́р кабиләсеннән — 200 башлык. Алар Исраил халкының нинди вакытта нәрсә эшләргә тиешлеген белә иде. Аларның бөтен кан кардәшләре аларның җитәкчелеге астында иде. 33 Зәбулу́н кабиләсеннән — хәрби хезмәткә яраклы 50 000 кеше. Аларның һәртөрле сугыш кораллары бар иде, һәм алар хәрби тәртиптә сафка тезелеп басарга әзер иде. Һәммәсе дә хыянәтсез тугрылык белән Давытка кушылды.* 34 Нәфтәли́ кабиләсеннән — 1 000 башлык һәм алар белән бергә зур калкан һәм сөңге тоткан 37 000 кеше. 35 Дан кабиләсеннән — хәрби тәртиптә сафка тезелеп басарга әзер 28 600 кеше. 36 Әши́р кабиләсеннән — хәрби хезмәткә яраклы 40 000 кеше. Алар хәрби тәртиптә сафка тезелеп басарга әзер иде.

37 Үрдүн елгасының аръягыннан+ рубинлылардан, гәдлеләрдән һәм Манашше кабиләсенең яртысыннан — 120 000 сугышчы, аларның һәртөрле сугыш кораллары бар иде. 38 Шушы сугышчыларның һәммәсе дә хәрби тәртиптә сафка тезелеп басарга әзер иде. Алар, Давытны Исраил өстеннән патша итеп куяр өчен, бербөтен йөрәк белән Хебрунга килде. Калган исраиллеләрнең дә Давытны патша итеп куюда теләк-омтылышлары бер иде.+ 39 Алар Давыт янында өч көнгә калды, ашады-эчте, чөнки кан кардәшләре алар өчен барысын әзерләп куйган иде. 40 Шулай ук алар янында яшәүчеләр һәм хәтта Иссахар, Зәбулун һәм Нәфтәли җирләрендә яшәүчеләр дә ишәкләр, дөяләр, качырлар һәм үгезләргә төяп, бик күп азык-төлек: камыр ашлары, тыгызлап ясалган инҗир һәм йөзем көлчәләре, шәраб, май, эре мал һәм сарыклар китерде, чөнки Исраилдә зур шатлык хөкем сөрде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу