Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәзәкил 23
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Йәзәкил эчтәлек

      • Тугрылыксыз апалы-сеңелле (1—49)

        • Оһола Ассирия белән фәхешлек кылды (5—10)

        • Оһолиба Бабыл һәм Мисыр белән фәхешлек кылды (11—35)

        • Апалы-сеңелле өчен җәза (36—49)

Йәзәкил 23:2

Кисешкән урыннар

  • +Ир 3:6, 7

Йәзәкил 23:3

Кисешкән урыннар

  • +Лв 17:7; Кн 29:16, 17; Йш 24:14; Йз 20:8

Йәзәкил 23:4

Искәрмәләр

  • *

    Мәгъ. «аның чатыры».

  • *

    Мәгъ. «чатырым аңарда».

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 16:23, 24

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Саф гыйбадәт», 166, 239 б.

Йәзәкил 23:5

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 14:16; 21:25, 26
  • +2Пат 15:19; 17:3; Һш 5:13; 7:11
  • +Һш 2:5

Йәзәкил 23:7

Искәрмәләр

  • *

    Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.

Кисешкән урыннар

  • +Һш 5:3

Йәзәкил 23:8

Кисешкән урыннар

  • +Чг 32:1, 4; 1Пат 12:28, 29; 2Пат 10:29

Йәзәкил 23:9

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 15:29; 1Ел 5:26

Йәзәкил 23:10

Кисешкән урыннар

  • +Һш 2:10
  • +2Пат 17:6; 18:11

Йәзәкил 23:11

Кисешкән урыннар

  • +Ир 3:6–8; Йз 16:46, 47

Йәзәкил 23:12

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 16:7

Йәзәкил 23:13

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 17:19

Йәзәкил 23:16

Кисешкән урыннар

  • +Йз 16:29

Йәзәкил 23:18

Кисешкән урыннар

  • +Ир 3:2; Йз 16:36, 37
  • +Зб 106:39, 40; Ир 6:8; 12:8

Йәзәкил 23:19

Кисешкән урыннар

  • +Йз 16:25
  • +Йз 20:7

Йәзәкил 23:21

Кисешкән урыннар

  • +Йш 24:14
  • +Йз 23:3

Йәзәкил 23:22

Кисешкән урыннар

  • +Йз 16:37; Хб 1:6
  • +Ир 6:22; 12:9

Йәзәкил 23:23

Кисешкән урыннар

  • +Йз 21:19
  • +2Пат 24:2
  • +Ир 50:21

Йәзәкил 23:24

Кисешкән урыннар

  • +Ир 39:5

Йәзәкил 23:25

Кисешкән урыннар

  • +Йз 15:7; 20:47

Йәзәкил 23:26

Кисешкән урыннар

  • +Ир 13:22; Ач 17:16
  • +Иш 3:18–23; Ир 4:30; Йз 16:39

Йәзәкил 23:27

Кисешкән урыннар

  • +Йз 23:3
  • +Иш 27:9; Йз 16:41; 22:15

Йәзәкил 23:28

Кисешкән урыннар

  • +Ир 21:7

Йәзәкил 23:29

Кисешкән урыннар

  • +Кн 28:49, 51
  • +Йз 16:36, 37, 39

Йәзәкил 23:30

Кисешкән урыннар

  • +Ир 2:18
  • +Зб 106:35, 36; Йз 6:9; 23:7

Йәзәкил 23:31

Кисешкән урыннар

  • +Ир 3:8; Йз 16:46, 47
  • +2Пат 21:13; Ир 25:15; Дн 9:12

Йәзәкил 23:32

Кисешкән урыннар

  • +Иш 51:17
  • +Кн 28:37; 1Пат 9:7; Ел 2:15

Йәзәкил 23:34

Кисешкән урыннар

  • +Зб 75:8

Йәзәкил 23:35

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «артка ташлап калдырдың».

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 14:9; Нк 9:26; Иш 17:10; Ир 2:32; 13:25

Йәзәкил 23:36

Кисешкән урыннар

  • +Йз 23:4

Йәзәкил 23:37

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни рухи зина.

Кисешкән урыннар

  • +Һш 1:2; Яг 4:4
  • +Лв 18:21; 2Пат 17:17, 18; Йз 16:36

Йәзәкил 23:39

Кисешкән урыннар

  • +Лв 20:3; Ир 7:31

Йәзәкил 23:40

Кисешкән урыннар

  • +Иш 57:9
  • +Ир 4:30

Йәзәкил 23:41

Кисешкән урыннар

  • +Иш 57:7
  • +Иш 65:11
  • +Йз 8:10, 11
  • +Йз 16:17, 18

Йәзәкил 23:45

Кисешкән урыннар

  • +Лв 20:10
  • +Яр 9:6; Йз 16:38
  • +2Пат 24:3, 4; Зб 106:38; Йз 23:37

Йәзәкил 23:46

Кисешкән урыннар

  • +Ир 15:4; 25:9; Йз 16:40

Йәзәкил 23:47

Кисешкән урыннар

  • +Лв 20:2
  • +2Ел 36:17
  • +2Пат 25:9, 10; Ир 39:8

Йәзәкил 23:48

Кисешкән урыннар

  • +2Пт 2:6

Йәзәкил 23:49

Кисешкән урыннар

  • +Йз 6:13

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Йәз. 23:2Ир 3:6, 7
Йәз. 23:3Лв 17:7; Кн 29:16, 17; Йш 24:14; Йз 20:8
Йәз. 23:41Пат 16:23, 24
Йәз. 23:51Пат 14:16; 21:25, 26
Йәз. 23:52Пат 15:19; 17:3; Һш 5:13; 7:11
Йәз. 23:5Һш 2:5
Йәз. 23:7Һш 5:3
Йәз. 23:8Чг 32:1, 4; 1Пат 12:28, 29; 2Пат 10:29
Йәз. 23:92Пат 15:29; 1Ел 5:26
Йәз. 23:10Һш 2:10
Йәз. 23:102Пат 17:6; 18:11
Йәз. 23:11Ир 3:6–8; Йз 16:46, 47
Йәз. 23:122Пат 16:7
Йәз. 23:132Пат 17:19
Йәз. 23:16Йз 16:29
Йәз. 23:18Ир 3:2; Йз 16:36, 37
Йәз. 23:18Зб 106:39, 40; Ир 6:8; 12:8
Йәз. 23:19Йз 16:25
Йәз. 23:19Йз 20:7
Йәз. 23:21Йш 24:14
Йәз. 23:21Йз 23:3
Йәз. 23:22Йз 16:37; Хб 1:6
Йәз. 23:22Ир 6:22; 12:9
Йәз. 23:23Йз 21:19
Йәз. 23:232Пат 24:2
Йәз. 23:23Ир 50:21
Йәз. 23:24Ир 39:5
Йәз. 23:25Йз 15:7; 20:47
Йәз. 23:26Ир 13:22; Ач 17:16
Йәз. 23:26Иш 3:18–23; Ир 4:30; Йз 16:39
Йәз. 23:27Йз 23:3
Йәз. 23:27Иш 27:9; Йз 16:41; 22:15
Йәз. 23:28Ир 21:7
Йәз. 23:29Кн 28:49, 51
Йәз. 23:29Йз 16:36, 37, 39
Йәз. 23:30Ир 2:18
Йәз. 23:30Зб 106:35, 36; Йз 6:9; 23:7
Йәз. 23:31Ир 3:8; Йз 16:46, 47
Йәз. 23:312Пат 21:13; Ир 25:15; Дн 9:12
Йәз. 23:32Иш 51:17
Йәз. 23:32Кн 28:37; 1Пат 9:7; Ел 2:15
Йәз. 23:34Зб 75:8
Йәз. 23:351Пат 14:9; Нк 9:26; Иш 17:10; Ир 2:32; 13:25
Йәз. 23:36Йз 23:4
Йәз. 23:37Һш 1:2; Яг 4:4
Йәз. 23:37Лв 18:21; 2Пат 17:17, 18; Йз 16:36
Йәз. 23:39Лв 20:3; Ир 7:31
Йәз. 23:40Иш 57:9
Йәз. 23:40Ир 4:30
Йәз. 23:41Иш 57:7
Йәз. 23:41Иш 65:11
Йәз. 23:41Йз 8:10, 11
Йәз. 23:41Йз 16:17, 18
Йәз. 23:45Лв 20:10
Йәз. 23:45Яр 9:6; Йз 16:38
Йәз. 23:452Пат 24:3, 4; Зб 106:38; Йз 23:37
Йәз. 23:46Ир 15:4; 25:9; Йз 16:40
Йәз. 23:47Лв 20:2
Йәз. 23:472Ел 36:17
Йәз. 23:472Пат 25:9, 10; Ир 39:8
Йәз. 23:482Пт 2:6
Йәз. 23:49Йз 6:13
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
  • 32
  • 33
  • 34
  • 35
  • 36
  • 37
  • 38
  • 39
  • 40
  • 41
  • 42
  • 43
  • 44
  • 45
  • 46
  • 47
  • 48
  • 49
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Йәзәкил 23:1–49

Йәзәкил

23 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, бер анадан туган ике хатын бар иде.+ 3 Алар Мисырда фахишәләр булып китте.+ Яшь чагыннан ук алар фахишәлек кылып йөрде. Аларның күкрәкләрен кыстылар, гыйффәтле күкрәкләрен иркәләделәр. 4 Олысының исеме Оһола́,* ә сеңелесенең исеме Оһолиба́* иде. Алар минеке булды һәм уллар белән кызлар тудырды. Исемнәре турында әйткәндә, Оһола — Сама́рия,+ ә Оһолиба Иерусалим иде.

5 Минеке булса да, Оһола фахишәлек кыла башлады,+ ул сөяркәләренә карата — күршеләре ассириялеләргә+ карата — көчле җенси дәрт белән янып торды.+ 6 Алар зәңгәр кием кигән башлыклар һәм түрәләр иде, аларның барысы да атларына атланган чибәр ир-атлар иде. 7 Ул Ассириянең иң яхшы улларының барысы белән дә фахишәлек кылуын дәвам итте. Ул аларга карата көчле җенси дәрт белән янып торды һәм аларның җирәнгеч потлары* белән үзен нәҗесләде.+ 8 Ул Мисырда кылган фахишәлеген калдырмады, чөнки әле бала чагында алар аның белән ятты. Алар аның гыйффәтле күкрәкләрен иркәләде һәм, көчле җенси дәрт белән янып, аның белән әхлаксызлык кылды.+ 9 Шуңа күрә мин аны шул сөяркәләре кулына тапшырдым. Ул үзе Ассирия улларына+ көчле җенси дәрт белән янып торды. 10 Алар аны ялангач килеш калдырды,+ уллары белән кызларын яулап алды,+ ә үзен кылыч белән үтерде. Ул хатын-кызлар арасында начар исемгә ия булды. Алар аңа каршы чыгарылган хөкем карарын үтәде.

11 Сеңелесе Оһолиба моны күргәч, аның җенси теләге тагы да көчлерәк булып китте, һәм ул, фахишәлек турында әйткәндә, апасын да узып китте.+ 12 Ул үз күршеләре Ассирия улларына карата — купшы итеп киенгән һәм атларга атланган башлыклар белән түрәләргә карата — көчле җенси дәрт белән янып торды.+ Аларның барысы да чибәр яшь ир-атлар иде. 13 Ул үзен нәҗесләгәч, мин шуны күрдем: аларның икесе дә бер үк юл буенча бара.+ 14 Ләкин ул тагы да күбрәк фахишәлек кылып торды. Ул стеналарда уеп ясалган ир-атларның сурәтләрен — кызыл төсле кием кигән калдайлылар сурәтләрен күрде. 15 Бу ир-атларның билләренә билбаулар уралган, алар башларына зур чалма кигәннәр һәм гаскәриләргә охшаш. Аларның барысы — калдайлылар җирендә туган бабыллыларның сурәте. 16 Ул аларны күрү белән аларга карата көчле җенси дәрт белән яна башлады һәм Калдайга алар янына хәбәрчеләр җибәрде.+ 17 Шунда Бабы́л уллары аның янына килеп йөрделәр. Алар аның белән бергә ятагына яттылар һәм аны үз җенси мөнәсәбәтләре белән нәҗесләп тордылар. Алар аны нәҗесләгәч, аның җаны алардан җирәнеп читкә борылды.

18 Ул фахишәлек кылуын һич тә оялмыйча һәм үз шәрә тәнен күрсәтеп дәвам итте.+ Шунда җаным аңардан, апасыннан җирәнеп читкә борылган кебек, җирәнеп читкә борылды.+ 19 Ул тагы да күбрәк фахишәлек кылып торды+ һәм яшь чакларын — Мисыр җирендә фахишәлек кылган көннәрен искә төшерде.+ 20 Җенси әгъзалары ишәкнеке кебек һәм айгырныкы кебек булган ир-атларның җарияләренә охшаш булды ул. Ул аларга карата көчле җенси дәрт белән янып торды. 21 Син яшь чагыңда Мисырда азгынлык кылдың,+ һәм алар күкрәгеңне, яшьлек күкрәкләреңне, иркәләде.+ Шул азгынлыгыңны син юксындың.

22 Шуңа күрә, Оһолиба, Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син сөяркәләреңнән җирәнеп читкә борылдың,+ әмма мин аларны сиңа каршы күтәрермен һәм аларны бар яклардан җаныңа каршы алып килермен.+ 23 Мин Бабыл+ улларын һәм бар калдайлыларны,+ Пеку́д,+ Шоһа́ һәм Коһа́ ир-атларын, шулай ук Ассириянең бар улларын китерермен. Аларның барысы чибәр яшь ир-атлар, башлыклар һәм түрәләр; алар гаскәриләр һәм иң яхшы киңәшчеләр, барысы да атка атланган. 24 Алар сиңа һөҗүм иткәндә, хәрби арбалар һәм тәгәрмәчләр дөбердәгән тавыш чыгарыр. Күпсанлы гаскәриләр зур һәм кечкенә калканнар тотып һәм башлык киеп сиңа һөҗүм итәр. Алар сине уратып алыр. Мин аларга хөкем итәргә хокук бирермен. Алар ничек теләсә, шулай сине хөкем итәр.+ 25 Мин сиңа үз ачуымны белдерермен, һәм алар сиңа каршы ачу белән эш итәр. Алар борыныңны һәм колакларыңны кисеп ташлар, ә калган кешеләрең кылычтан һәлак булыр. Алар улларың белән кызларыңны алып китәр, ә калган кешеләреңне ут йотар.+ 26 Алар сине чишендереп,+ матур бизәкләреңне тартып алыр.+ 27 Мин Мисыр җирендә башлангыч алган азгынлыгың+ белән фахишәлегеңне бетерермен.+ Син аларга бүтән карамассың һәм Мисырны бүтән исеңә төшермәссең“.

28 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сине үзең нәфрәт иткән кешеләргә тапшырырга җыенам. Җаның җирәнеп алардан читкә борылган иде.+ 29 Алар сине нәфрәт итәр һәм көч түгеп җыйган бар нәрсәләреңне алып китәр.+ Алар сине ялангач һәм шәрә калдырыр. Әхлаксызлык кылганда оятсыз шәрәлегең, азгынлыгың һәм фахишәлегең ачылыр.+ 30 Моның барысы синең башыңа төшәр. Син бит халыклар артыннан фахишә кебек йөгереп йөрдең,+ син бит үзеңне аларның җирәнгеч потлары белән нәҗесләдең.+ 31 Син апаң йөргән юлдан йөрдең,+ һәм мин аның касәсен синең кулыңа бирермен“.+

32 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:

„Син апаңның тирән һәм киң касәсеннән эчәрсең,+

Син адәм көлкесе булырсың, синнән мыскыллап көләрләр. Бу касә бит күп сыйдырышлы.+

33 Син эчкечелек белән кайгыга дучар булырсың,

Кот алыну белән җимерелү касәсеннән —

Апаң Сама́рия касәсеннән эчәрсең.

34 Син аны тулысынча эчеп бетерерсең,+ шул балчык касәнең кисәкләрен кимерерсең.

Аннан соң син үз күкрәкләреңне умырып чыгарырсың.

„Мин моны әйттем“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә“.

35 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син мине оныттың һәм һич тә санга сукмадың,*+ шуңа күрә үз азгынлыгыңның һәм фахишәлегеңнең җимешләрен татырсың“».

36 Шунда Йәһвә миңа болай дип әйтте: «Адәм улы, син Оһола белән Оһолибага+ хөкем карарын игълан итәрсеңме һәм җирәнгеч эшләрен күрсәтерсеңме? 37 Алар зина* кылды,+ куллары канга баткан. Алар үз җирәнгеч потлары белән зина кылып кына чикләнмәде, алар шулай ук миңа тудырган улларын утка ташлап, аларны үз потларына ризык итеп бирде.+ 38 Җитмәсә, ул көнне алар изге урынымны хур итте һәм Шимбәләремне нәҗесләп торды. 39 Алар үз илаһларына корбан итеп үз улларын чала иде дә, шул ук көнне изге урыныма, аны нәҗесләр өчен, килә иде.+ Менә шундый эшләрне алар минем йортымда кылып торды. 40 Алар, ерактан ир-атлар килсен өчен, алар янына хәтта хәбәрче җибәрә иде.+ Алар әле юлда булганда, син юындың, күзләреңне буядың һәм бизәкләреңне кидең.+ 41 Син мәһабәт диванда утырдың,+ алдыңда җәелгән өстәл иде.+ Өстәл өстенә син фимиамымны+ һәм маемны куйдың.+ 42 Анда гамьсез кешеләр төркеменең тавышы ишетелә иде. Алар арасында чүлдән китерелгән эчкечеләр дә бар иде. Алар шул апа-сеңелнең кулларына беләзекләр һәм башларына матур таҗлар кидерде.

43 Шунда мин зинадан талчыккан шул хатын-кыз турында болай дидем: „Ул фахишәлек кылуын барыбер дәвам итәр“. 44 Шуңа күрә алар аңа фахишәгә йөргән кебек килеп йөрделәр. Менә ничек алар Оһола белән Оһолибага — азгын хатын-кызларга килеп йөрде. 45 Ләкин тәкъва кешеләр аңа зина кылуы+ һәм кан коюы+ өчен тиешле хөкем чыгарыр. Чөнки алар зина кылучылар, һәм куллары канга баткан.+

46 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Аларны коточкыч нәрсә итәр өчен һәм талауга тапшырыр өчен аларга каршы гаскәр килер.+ 47 Бу гаскәр аларны ташлар атып үтерер,+ кылыч белән тураклап ташлар, уллары белән кызларын үтерер,+ ә йортларын утта яндырыр.+ 48 Мин бу җирдә азгынлыкны бетерермен. Бөтен хатын-кызлар да сабак алыр һәм азгын тәртибегезгә иярмәс.+ 49 Алар азгынлыгыгыз һәм җирәнгеч потларыгыз белән кылган гөнаһларыгыз өчен сезне җәзалар. Шунда сез минем Аллаһы Тәгалә Йәһвә икәнемне белерсез“».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу