Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәзәкил 26
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Йәзәкил эчтәлек

      • Тир турында пәйгамбәрлек (1—21)

        • «Ятьмәләр киптерү урыны» (5, 14)

        • Ташлар белән туфракны суга ташлыйлар (12)

Йәзәкил 26:2

Кисешкән урыннар

  • +Йл 3:4–6; Ам 1:9
  • +Ел 1:1

Йәзәкил 26:3

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Аллаһы яки кеше сүземе?», 120—122 б.

Йәзәкил 26:4

Кисешкән урыннар

  • +Иш 23:11; Ам 1:10; Зк 9:4

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Аллаһы яки кеше сүземе?», 120—122 б.

Йәзәкил 26:5

Кисешкән урыннар

  • +Йз 27:32

Йәзәкил 26:6

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «кызлары».

Йәзәкил 26:7

Кисешкән урыннар

  • +Ир 25:9; Йз 29:18
  • +Дн 2:37
  • +Хб 1:8
  • +Ир 4:13

Йәзәкил 26:9

Искәрмәләр

  • *

    Яки «кылычлары».

Йәзәкил 26:11

Кисешкән урыннар

  • +Иш 5:28; Хб 1:8

Йәзәкил 26:12

Кисешкән урыннар

  • +Йз 27:32, 33; 28:5, 18; Зк 9:3

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.1.2008, 23 б.

    «Аллаһы яки кеше сүземе?», 120—122 б.

Йәзәкил 26:13

Кисешкән урыннар

  • +Иш 23:16

Йәзәкил 26:14

Кисешкән урыннар

  • +Йз 26:4, 5

Йәзәкил 26:15

Кисешкән урыннар

  • +Йз 27:28

Йәзәкил 26:16

Искәрмәләр

  • *

    Яки «җиңсез озын күлмәкләрен».

  • *

    Сүзгә-сүз «Алар калтырануга киенгән булыр».

Кисешкән урыннар

  • +Йз 27:35; 32:10

Йәзәкил 26:17

Кисешкән урыннар

  • +Йз 27:32
  • +Ам 1:9, 10
  • +Йз 28:2

Йәзәкил 26:18

Кисешкән урыннар

  • +Иш 23:5

Йәзәкил 26:19

Кисешкән урыннар

  • +Йз 27:34

Йәзәкил 26:20

Искәрмәләр

  • *

    Яки «бизәрмен».

Кисешкән урыннар

  • +Йз 28:8

Йәзәкил 26:21

Кисешкән урыннар

  • +Йз 27:36

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Йәз. 26:2Йл 3:4–6; Ам 1:9
Йәз. 26:2Ел 1:1
Йәз. 26:4Иш 23:11; Ам 1:10; Зк 9:4
Йәз. 26:5Йз 27:32
Йәз. 26:7Ир 25:9; Йз 29:18
Йәз. 26:7Дн 2:37
Йәз. 26:7Хб 1:8
Йәз. 26:7Ир 4:13
Йәз. 26:11Иш 5:28; Хб 1:8
Йәз. 26:12Йз 27:32, 33; 28:5, 18; Зк 9:3
Йәз. 26:13Иш 23:16
Йәз. 26:14Йз 26:4, 5
Йәз. 26:15Йз 27:28
Йәз. 26:16Йз 27:35; 32:10
Йәз. 26:17Йз 27:32
Йәз. 26:17Ам 1:9, 10
Йәз. 26:17Йз 28:2
Йәз. 26:18Иш 23:5
Йәз. 26:19Йз 27:34
Йәз. 26:20Йз 28:8
Йәз. 26:21Йз 27:36
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Йәзәкил 26:1–21

Йәзәкил

26 Унберенче елда, айның беренче көнендә Йәһвә миңа тагын болай дип әйтте: 2 «Адәм улы, Тир Иерусалимга каршы болай диде:+ „Шул кирәк аңа! Халыкларның капкаларын ватып ташладылар!+ Барысы да минеке булыр, һәм мин, ул буш калганга, хәзер бай булырмын“. 3 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И Тир, мин сиңа каршы чыгам. Диңгез үз дулкыннарын күтәргән кебек, мин дә сиңа каршы күп халыкларны күтәрермен. 4 Алар Тирның стеналарын җимерер һәм аның манараларын тар-мар итәр,+ мин аның туфрагын кырып ташлармын һәм аны ялтырап тора торган шәрә кыя итәрмен. 5 Ул диңгез уртасында ятьмәләр киптерү урыны булып калыр“.+

„Моны мин әйттем,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Аны халыклар талар. 6 Аның авыллары* кылычтан һәлак булыр, һәм кешеләр минем Йәһвә икәнемне белерләр“.

7 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин төньяктан Тирга каршы Бабы́л патшасы Нәбукаднизарны китерермен.+ Ул — патшаларның патшасы,+ һәм аның атлары,+ сугыш арбалары,+ җайдаклары һәм күп санлы гаскәре бар. 8 Ул авылларыңны кылыч белән юк итәр, сиңа каршы камау стенасы төзер, камау валы өер һәм зур калкан күтәрер. 9 Ул үз тараннары белән стеналарыңа бәрер һәм балталары* белән манараларыңны җимерер. 10 Аның атлары шулкадәр күп булыр, хәтта тузан белән капланырсың. Ул капкаларыңа җимерек стеналы шәһәргә кергән кешеләрдәй кергәндә, җайдакларның, тәгәрмәчләрнең һәм арбаларның тавышы аркасында стеналарың селкенә башлар. 11 Атларының тояклары бар урамнарыңны таптар.+ Ул халкыңны кылыч белән үтерер, һәм нык баганаларың җиргә җимерелеп төшәр. 12 Алар байлыкларыңны үзләренә алыр, сәүдәгәрләреңне талар,+ стеналарыңны тар-мар итәр һәм яхшы йортларыңны җимерер. Шуннан соң алар ташларыңны, агач әйберләреңне һәм туфрагыңны суга ташлар“.

13 „Җырларыңның тавышы яңгырамас, һәм арфаларыңның тавышы инде ишетелмәс.+ Мин шулай эшләрмен. 14 Мин сине ялтырап тора торган шәрә кыя итәрмен, һәм син диңгез уртасында ятьмәләр киптерү урыны булырсың.+ Сине һичкайчан торгызмаслар, чөнки моны мин, Йәһвә, әйттем“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.

15 Болай дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә Тирга: „Үлеп ятучы кешеләр ыңгырашканда, араңда кешеләр үтерелгәндә, җимерелеп төшү тавышыңнан утраулар тетрәп куймасмы?+ 16 Диңгезнең бар мирзалары үз тәхетләреннән төшәр, үз киемнәрен* алып ташлар, үз чигүле киемнәрен салыр. Аларны калтырану биләп алыр.* Алар җирдә калтырап утырыр һәм сиңа гаҗәпләнеп карап торыр.+ 17 Алар синең турында болай дип кайгылы җыр җырлар:+

„Син, диңгез кешеләре яшәгән данлыклы шәһәр, юкка чыктың!+

Син һәм синдә яшәүчеләр диңгездә кодрәтле иде,+

Җирдә яшәгән һәр кеше алардан калтырап тора иде!

18 Син җимерелеп төшкән көнне утраулар тетрәнеп куяр.

Син юкка чыккач, диңгез утраулары борчуга төшәр“.+

19 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сине җимергәч, кешеләр яшәмәгән шәһәрләргә охшаш итеп калдыргач, ярсулы һәм көчле сулар белән сине каплап батыргач,+ 20 мин сине гүргә, башкаларны ыргыткан кебек, күптән үлгән кешеләр янына ташлармын. Мин сине иң түбән урында яшәүгә дучар итәрмен. Күптән җимерелгән башка урыннар инде анда, һәм кабергә баручы бар башкалар да инде анда яши.+ Мин моны синдә кешеләр яшәмәсен өчен эшләрмен, ә кешеләр яшәгән җирне мин данлармын.*

21 Сине кинәт көчле курку биләп алыр. Мин шулай эшләрмен. Син юкка чыгарсың.+ Алар сине эзләр, ләкин беркайчан да тапмас“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу