Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәзәкил 27
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Йәзәкил эчтәлек

      • Тирның батып баручы корабы турында кайгылы җыр (1—36)

Йәзәкил 27:2

Кисешкән урыннар

  • +Йз 26:17

Йәзәкил 27:3

Кисешкән урыннар

  • +Иш 23:9; Йз 28:2, 12

Йәзәкил 27:5

Кисешкән урыннар

  • +Кн 3:8, 9; 1Ел 5:23

Йәзәкил 27:6

Кисешкән урыннар

  • +Яр 10:2, 4

Йәзәкил 27:7

Кисешкән урыннар

  • +Яр 10:2, 4

Йәзәкил 27:8

Кисешкән урыннар

  • +Яр 10:15, 18
  • +1Пат 9:27

Йәзәкил 27:9

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «карт».

Кисешкән урыннар

  • +Йш 13:2, 5
  • +Йз 27:27

Йәзәкил 27:10

Кисешкән урыннар

  • +Яр 10:6; Ир 46:9

Йәзәкил 27:12

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 9:21
  • +Яр 10:2, 4; Юн 1:3
  • +Ир 10:9

Йәзәкил 27:13

Кисешкән урыннар

  • +Иш 66:19
  • +Яр 10:2
  • +Йл 3:6

Йәзәкил 27:14

Кисешкән урыннар

  • +Яр 10:2, 3; Йз 38:6

Йәзәкил 27:15

Кисешкән урыннар

  • +Яр 10:7
  • +1Пат 10:22

Йәзәкил 27:17

Кисешкән урыннар

  • +Яр 43:11
  • +Ир 8:22
  • +Хк 11:12, 33
  • +1Пат 5:9; Ез 3:7; Рс 12:20

Йәзәкил 27:18

Искәрмәләр

  • *

    Яки «кызыл-соры йонны».

Кисешкән урыннар

  • +Иш 7:8

Йәзәкил 27:20

Кисешкән урыннар

  • +Яр 25:3

Йәзәкил 27:21

Кисешкән урыннар

  • +Яр 25:13
  • +2Ел 17:11; Иш 60:7

Йәзәкил 27:22

Кисешкән урыннар

  • +Яр 10:7
  • +1Пат 10:1, 2; Иш 60:6

Йәзәкил 27:23

Кисешкән урыннар

  • +Яр 25:3; Әп 6:19
  • +Яр 10:22
  • +Яр 11:31
  • +2Пат 19:12; Ам 1:5

Йәзәкил 27:25

Искәрмәләр

  • *

    Я, бәлки, «данлыклы».

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 10:22; Иш 23:14

Йәзәкил 27:27

Кисешкән урыннар

  • +Йз 27:8, 9
  • +Йз 27:10, 11
  • +Йз 26:14

Йәзәкил 27:30

Кисешкән урыннар

  • +Иш 23:1; Йз 26:17

Йәзәкил 27:32

Кисешкән урыннар

  • +Йз 26:5

Йәзәкил 27:33

Кисешкән урыннар

  • +Йз 27:14, 16
  • +Зк 9:3

Йәзәкил 27:34

Кисешкән урыннар

  • +Йз 26:19
  • +Йз 27:27

Йәзәкил 27:35

Кисешкән урыннар

  • +Йз 26:15
  • +Йз 28:17

Йәзәкил 27:36

Кисешкән урыннар

  • +Зб 37:10

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Йәз. 27:2Йз 26:17
Йәз. 27:3Иш 23:9; Йз 28:2, 12
Йәз. 27:5Кн 3:8, 9; 1Ел 5:23
Йәз. 27:6Яр 10:2, 4
Йәз. 27:7Яр 10:2, 4
Йәз. 27:8Яр 10:15, 18
Йәз. 27:81Пат 9:27
Йәз. 27:9Йш 13:2, 5
Йәз. 27:9Йз 27:27
Йәз. 27:10Яр 10:6; Ир 46:9
Йәз. 27:122Ел 9:21
Йәз. 27:12Яр 10:2, 4; Юн 1:3
Йәз. 27:12Ир 10:9
Йәз. 27:13Иш 66:19
Йәз. 27:13Яр 10:2
Йәз. 27:13Йл 3:6
Йәз. 27:14Яр 10:2, 3; Йз 38:6
Йәз. 27:15Яр 10:7
Йәз. 27:151Пат 10:22
Йәз. 27:17Яр 43:11
Йәз. 27:17Ир 8:22
Йәз. 27:17Хк 11:12, 33
Йәз. 27:171Пат 5:9; Ез 3:7; Рс 12:20
Йәз. 27:18Иш 7:8
Йәз. 27:20Яр 25:3
Йәз. 27:21Яр 25:13
Йәз. 27:212Ел 17:11; Иш 60:7
Йәз. 27:22Яр 10:7
Йәз. 27:221Пат 10:1, 2; Иш 60:6
Йәз. 27:23Яр 25:3; Әп 6:19
Йәз. 27:23Яр 10:22
Йәз. 27:23Яр 11:31
Йәз. 27:232Пат 19:12; Ам 1:5
Йәз. 27:251Пат 10:22; Иш 23:14
Йәз. 27:27Йз 27:8, 9
Йәз. 27:27Йз 27:10, 11
Йәз. 27:27Йз 26:14
Йәз. 27:30Иш 23:1; Йз 26:17
Йәз. 27:32Йз 26:5
Йәз. 27:33Йз 27:14, 16
Йәз. 27:33Зк 9:3
Йәз. 27:34Йз 26:19
Йәз. 27:34Йз 27:27
Йәз. 27:35Йз 26:15
Йәз. 27:35Йз 28:17
Йәз. 27:36Зб 37:10
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
  • 32
  • 33
  • 34
  • 35
  • 36
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Йәзәкил 27:1–36

Йәзәкил

27 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, Тир турында кайгылы җыр җырла+ 3 һәм Тирга болай дип әйт:

„Син диңгез капкалары янында яшисең һәм

Күп утрауларда яшәүче халыклар белән сәүдә эшләре алып барасың.

Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:

„И Тир, син: „Минем матурлыгым камил“,— дидең.+

4 Синең җирләрең — диңгез йөрәгендә,

Төзүчеләрең матурлыгыңны камилләштерде.

5 Бөтен такталарыңны алар Сенирдан+ китерелгән артыш агачларыннан ясады,

Сиңа мачта ясар өчен, Ливаннан эрбет агачы кайтарды.

6 Алар ишкәкләреңне — Башаннан китерелгән имән агачыннан,

Корабыңның борын өлешен кипарис агачыннан ясады. Шул кипарис агачы Китти́м+ утрауларыннан китерелгән фил сөяге белән капланган иде.

7 Җилкәннәрең Мисырдан китерелгән төсле җитеннән тегелгән иде.

Палубаң өстеннән җәелгән тукымалар Элиша́+ утрауларыннан китерелгән зәңгәр җептән һәм кызгылт-шәмәхә йоннан ясалган иде.

8 Сидонда һәм Арвадта яшәүчеләр+ ишкәкчеләрең иде.

И Тир, сәләтле кешеләрең матросларың иде.+

9 Гебалның+ тәҗрибәле* һәм сәләтле кешеләре такта араларыңны сылады.+

Диңгезнең бар кораблары һәм диңгезчеләре сәүдә эшләрен алып барыр өчен сиңа килде.

10 Фарсы́, Луди́м һәм Пут+ кешеләре сугышчылар булып гаскәреңдә хезмәт итте.

Алар калканнарын һәм башлыкларын синдә элеп куйган иде, алар сине данлыклы итте.

11 Гаскәреңдәге Арва́д кешеләре стеналарыңның һәр җирендә торды,

Манараларыңа кыю ир-атлар куелды.

Алар бар стеналарыңа түгәрәк калканнар элеп куйды

Һәм матурлыгыңны камилләштерде.

12 Байлыгың мул булганга,+ Тарши́ш+ синең белән сәүдә итте. Алар көмеш, тимер, аккургаш һәм кара кургашны синең әйберләреңә алмаштырды.+ 13 Йава́н, Түбә́л+ һәм Мәши́х+ синең белән сәүдә итеп, үз колларын+ һәм бакыр әйберләрен синең әйберләреңә алмаштырды. 14 Түгәрмә́+ токымнары синең әйберләрең өчен атлар һәм качырлар белән түләде. 15 Дида́н+ халкы синең белән сәүдә эшләре алып барды. Син күп утраулардагы сәүдәгәрләргә эш бирдең. Алар фил сөяген+ һәм кыйммәтле кара агачны сиңа ясак итеп түләде. 16 Сату әйберләрең күп булганга, Эдо́м синең белән сәүдә итте. Алар синең әйберләрең өчен фирәзә, кызгылт-шәмәхә йон, шулай ук төсле һәм чигүле сыйфатлы тукыма, мәрҗәннәр һәм рубиннар бирде.

17 Яһүд һәм Исраи́л җире синең белән сәүдә итте. Алар синең әйберләреңне иң яхшы ризык, бал,+ май, бәлзәм+ һәм Минниттан+ китерелгән бодайга алмаштырып алды.+

18 Сату әйберләрең күп һәм байлыгың мул булганга, Дәмәше́къ+ синең белән сәүдә эшләре алып барды һәм сиңа Хелбунда ясалган шәрабны һәм Заһардан китерелгән йонны* сатты. 19 Уза́л тирәсендәге Видә́н һәм Йаван синең әйберләреңне чүкеп ясалган тимер әйберләргә, ка́ссия һәм хуш исле камышка алмаштырып алды. 20 Атланып йөргәндә ат өстенә җәяр өчен, Дидан+ сиңа йон тукымалар сатты. 21 Син гарәпләргә һәм Кидарның+ бар башлыкларына — сарык бәтиләре, сарык тәкәләре һәм кәҗәләр сатучыларга эш бирдең.+ 22 Шеба́ һәм Рама́х+ сәүдәгәрләре синең белән сәүдә итте. Алар синең әйберләреңне төрле-төрле иң яхшы хушбуйга, кыйммәтле ташларга һәм алтынга алмаштырып алды.+ 23 Шеба,+ Ашшу́р+ һәм Килма́д сәүдәгәрләре, Хара́н,+ Канне́ һәм Гадә́н+ синең белән сату-алу эшләрен алып барды. 24 Базар майданнарыңда алар матур киемнәр, зәңгәр төсле тукымадан һәм чигүле тукымадан ясалган япанчалар, төрле төстәге келәмнәр саталар. Алар бау белән әйбәтләп бәйләп куелган.

25 Таршиш кораблары+ кәрван булып әйберләреңне ташый иде,

Шулай итеп син ачык диңгезнең йөрәгендә байлык белән тулдың һәм авыр* булып киттең.

26 Ишкәкчеләр сине котырынып торган диңгезләргә чыгарды,

Көнчыгыш җиле сине ачык диңгездә ботарлап ташлады.

27 Байлыгың, товарларың, сату әйберләрең, диңгезчеләрең һәм матросларың,

Такта араларын сылаучылар, әйберләреңне сатучылар+ һәм бар сугышчылар+ —

Синдә булган бөтен күпсанлы халык —

Синең җимерелеп төшү көнеңдә аларның барысы ачык диңгездә батар.+

28 Матросларың кычкырганда,

Диңгез буе җирләре тетрәп куяр.

29 Бар ишкәкчеләр, диңгезчеләр һәм матрослар

Үз корабларыннан җиргә төшәр.

30 Алар башларына тузан сибеп һәм көлдә аунап,

Синең турында кычкырып елар һәм әрнүле тавышлар чыгарыр.+

31 Алар үзләрен пеләш итәр һәм матәм киеме кияр.

Алар синең турында үкереп һәм җан әрнүе белән елар.

32 Кайгырып елаганда, алар матәм җыры җырлар:

„Диңгез уртасында сүзсез ятучы Тирга охшаш берәр кем бармы?+

33 Товарларың ачык диңгез буйлап килгәндә, син күп халыкларны туендырдың.+

Зур байлыгың һәм әйберләрең җир патшаларын баетты.+

34 Син ачык диңгездә, тирән суларда ботарланган килеш ятасың,+

Синең белән бергә бар әйберләрең һәм кешеләрең батты.+

35 Утрауларда яшәгән бар халык сиңа гаҗәпләнеп карап торыр,+

Аларның патшалары куркудан тетрәп куяр,+ ә йөзләре борчулы булыр.

36 Башка халык сәүдәгәрләре син дучар булган хәлне күреп, сызгырып куяр.

Ахыр сиңа кинәт килер, һәм ул коточкыч булыр.

Син дәверләргә юкка чыгарсың“».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу