Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәзәкил 30
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Йәзәкил эчтәлек

      • Мисыр турында пәйгамбәрлек (1—19)

        • Нәбукаднизарның һөҗүме турында алдан әйтелгән (10)

      • Фиргавенның кулы сындырыла (20—26)

Йәзәкил 30:3

Кисешкән урыннар

  • +Абд 15
  • +Йз 32:7
  • +Зб 110:6

Йәзәкил 30:4

Кисешкән урыннар

  • +Йз 32:11, 12

Йәзәкил 30:5

Кисешкән урыннар

  • +Сф 2:12
  • +Нм 3:8, 9

Йәзәкил 30:6

Кисешкән урыннар

  • +Йз 30:18
  • +Ир 44:1
  • +Йз 29:10

Йәзәкил 30:7

Кисешкән урыннар

  • +Ир 46:19; Йз 29:12; 32:18

Йәзәкил 30:10

Кисешкән урыннар

  • +Йз 29:19; 32:11

Йәзәкил 30:11

Кисешкән урыннар

  • +Хб 1:6
  • +Йз 29:5

Йәзәкил 30:12

Кисешкән урыннар

  • +Йз 29:3
  • +Йз 31:12

Йәзәкил 30:13

Искәрмәләр

  • *

    Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.

  • *

    Яки «Мемфисның».

Кисешкән урыннар

  • +Ир 43:12; 46:14
  • +Ир 46:5

Йәзәкил 30:14

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни Фива.

Кисешкән урыннар

  • +Яр 10:13, 14; Ир 44:1
  • +Ир 46:25

Йәзәкил 30:16

Искәрмәләр

  • *

    Яки «Мемфиска».

Йәзәкил 30:18

Кисешкән урыннар

  • +Йз 30:8
  • +Ир 46:20; Йз 31:18
  • +Ир 46:19

Йәзәкил 30:22

Кисешкән урыннар

  • +Ир 46:25; Йз 29:3
  • +2Пат 24:7; Ир 46:2
  • +Ир 46:21

Йәзәкил 30:23

Кисешкән урыннар

  • +Йз 29:12

Йәзәкил 30:24

Искәрмәләр

  • *

    Яки «көчен арттырырмын».

  • *

    Ягъни Бабыл патшасы.

Кисешкән урыннар

  • +Ир 27:6
  • +Йз 32:11, 12

Йәзәкил 30:25

Кисешкән урыннар

  • +Йз 29:19, 20

Йәзәкил 30:26

Кисешкән урыннар

  • +Йз 29:12

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Йәз. 30:3Абд 15
Йәз. 30:3Йз 32:7
Йәз. 30:3Зб 110:6
Йәз. 30:4Йз 32:11, 12
Йәз. 30:5Сф 2:12
Йәз. 30:5Нм 3:8, 9
Йәз. 30:6Йз 30:18
Йәз. 30:6Ир 44:1
Йәз. 30:6Йз 29:10
Йәз. 30:7Ир 46:19; Йз 29:12; 32:18
Йәз. 30:10Йз 29:19; 32:11
Йәз. 30:11Хб 1:6
Йәз. 30:11Йз 29:5
Йәз. 30:12Йз 29:3
Йәз. 30:12Йз 31:12
Йәз. 30:13Ир 43:12; 46:14
Йәз. 30:13Ир 46:5
Йәз. 30:14Яр 10:13, 14; Ир 44:1
Йәз. 30:14Ир 46:25
Йәз. 30:18Йз 30:8
Йәз. 30:18Ир 46:20; Йз 31:18
Йәз. 30:18Ир 46:19
Йәз. 30:22Ир 46:25; Йз 29:3
Йәз. 30:222Пат 24:7; Ир 46:2
Йәз. 30:22Ир 46:21
Йәз. 30:23Йз 29:12
Йәз. 30:24Ир 27:6
Йәз. 30:24Йз 32:11, 12
Йәз. 30:25Йз 29:19, 20
Йәз. 30:26Йз 29:12
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Йәзәкил 30:1–26

Йәзәкил

30 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, пәйгамбәрлек ит һәм әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:

„Кычкырып елагыз һәм: „Бу көн якынлашып килә!“ — диегез.

3 Чөнки бу көн якын, әйе, Йәһвә көне якын.+

Ул көн болытлар көне,+ халыкларның хөкем ителү вакыты булыр.+

4 Мисырга каршы кылыч килер, Мисырда кешеләр үлгәндә, Хәбәшстанны көчле курку биләп алыр.

Аның байлыкларын алып киттеләр һәм аның нигезләрен җимерделәр.+

5 Хәбәшстан,+ Пут,+ Луд һәм башка халыкларның бар кешеләре,

Шулай ук килешү җиренең уллары белән бергә Куб — барысы да кылычтан һәлак булыр“.

6 Йәһвә болай ди:

„Мисырның ярдәмчеләре дә һәлак булыр,

Аның горурлыгы белән көче дә юкка чыгар“.+

„Алар бу җирдә Мигдолдан+ алып Сиенга+ кадәр кылычтан һәлак булып ятар,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 7 Аларны иң буш җир итәрләр, һәм аның шәһәрләре иң буш шәһәрләр булып калыр.+ 8 Мин Мисырга ут төрткәч һәм аның яклы торучылар юк ителгәч, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр. 9 Ул көнне мин, үзбелдекле Хәбәшстан калтырый башласын өчен, корабларда хәбәрчеләр җибәрермен. Мисырга якынлашып килүче көнне аларны курку биләп алыр, чөнки ул көн, һичшиксез, киләчәк“.

10 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р кулы белән Мисырның күпсанлы гаскәрен юк итәрмен.+ 11 Ул һәм аның гаскәриләре — халыкларның иң аяусызы+ — бу җирне юк итәр өчен китерелер. Алар үз кылычларын Мисырга каршы күтәрер һәм җирне үлгән кешеләр белән тутырыр.+ 12 Мин Нил+ каналларын корытырмын һәм бу җирне явыз кешеләр кулына сатармын. Мин чит ил кешеләре кулы белән бу җирне буш килеш калдырырмын, ә андагы бар нәрсәне тар-мар итәрмен.+ Моны мин, Йәһвә, әйттем“.

13 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин шулай ук җирәнгеч потларны* юк итәрмен һәм Нофның* файдасыз илаһларын юкка чыгарырмын.+ Мисыр өстеннән Мисырдан чыккан мирза инде куелмас. Мин Мисыр җиренә курку салырмын.+ 14 Мин Па́тросны+ буш итәрмен, Суанга ут төртермен һәм Но*+ шәһәрен хөкем итәрмен. 15 Мин Мисыр ныгытмасы Синга үз ярсуымны яудырырмын һәм Но халкын юк итәрмен. 16 Мин Мисырга ут төртермен. Синны курку биләп алыр, Но стеналары җимерелгән булыр һәм Нофка* көпә-көндез һөҗүм итәрләр! 17 Өнә́ һәм Пибә́ст шәһәрләренең егетләре кылычтан һәлак булыр. Бу шәһәрләр әсирлеккә китәр. 18 Мин Таһпаниста Мисыр камытларын ваткач,+ анда көн караңгыланыр. Аның горурлыгы һәм көче бетәр.+ Аны болытлар каплар, ә шәһәрләре әсирлеккә китәр.+ 19 Мин Мисырны хөкемгә тартырмын. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».

20 Унберенче елның беренче аенда, шул айның җиденче көнендә Йәһвә миңа болай диде: 21 «Адәм улы, мин Мисыр патшасы фиргавеннең кулын сындырдым. Аңа, савыксын өчен, бәйләвеч салмаслар я, кылыч алырлык көчле булсын өчен, бәйләвеч урамаслар».

22 «Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай дип әйтә: „Менә мин Мисыр патшасы фиргавенгә каршы чыгам.+ Мин аның кулларын — көчлесен дә, сындырылганын да сындырырмын.+ Кылычы кулыннан төшәр.+ Мин шулай эшләрмен. 23 Шунда мин мисырлыларны халыклар арасына таратырмын һәм илләр арасына чәчәрмен.+ 24 Мин Бабыл патшасының кулларын ныгытырмын*+ һәм үз кылычымны аның кулына салырмын.+ Мин фиргавен кулларын сындырырмын һәм ул аның* алдында үлеп ятучы кеше сыман каты ыңгырашыр. 25 Мин Бабыл патшасының кулларын ныгытырмын, фиргавен куллары исә салынып төшәр. Мин Бабыл патшасы кулына кылычымны салгач һәм ул аны Мисыр җиренә каршы күтәргәч, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр.+ 26 Мин мисырлыларны халыклар арасына таратырмын һәм илләр арасына чәчәрмен.+ Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу