Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәзәкил 45
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Йәзәкил эчтәлек

      • Иганә итеп бирелгән изге өлеш һәм шәһәр (1—6)

      • Башлыкның өлеше (7, 8)

      • Башлыкларны намуслы булырга чакыру (9—12)

      • Халык һәм башлык китергән иганәләр (13—25)

Йәзәкил 45:1

Искәрмәләр

  • *

    Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.

Кисешкән урыннар

  • +Йш 14:1, 2; Йз 47:21, 22
  • +Йз 48:20
  • +Йз 48:8, 9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Саф гыйбадәт», 219, 220 б.

Йәзәкил 45:2

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «500 гә 500».

Кисешкән урыннар

  • +Йз 42:20
  • +Йш 21:1, 2

Йәзәкил 45:4

Кисешкән урыннар

  • +Йз 48:10, 11
  • +Йз 40:46

Йәзәкил 45:5

Кисешкән урыннар

  • +Йз 48:13
  • +Йз 40:17

Йәзәкил 45:6

Кисешкән урыннар

  • +Йз 48:15

Йәзәкил 45:7

Кисешкән урыннар

  • +Йз 48:21

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.8.2007, 27 б.

Йәзәкил 45:8

Кисешкән урыннар

  • +Иш 32:1; 60:17; Ир 22:17; 23:5; Йз 22:27; 46:18; Мик 3:1–3
  • +Йш 11:23

Йәзәкил 45:9

Кисешкән урыннар

  • +Ир 22:3; Мик 6:8; Зк 8:16
  • +Мик 2:2

Йәзәкил 45:10

Искәрмәләр

  • *

    Ә14 кушымт. к.

  • *

    Ә14 кушымт. к.

Кисешкән урыннар

  • +Лв 19:36; Гс 11:1; Ам 8:5; Мик 6:10, 11

Йәзәкил 45:11

Искәрмәләр

  • *

    Ә14 кушымт. к.

Йәзәкил 45:12

Искәрмәләр

  • *

    Ә14 кушымт. к.

  • *

    Ә14 кушымт. к.

  • *

    Яки «мина». Ә14 кушымт. к.

Кисешкән урыннар

  • +Чг 30:13

Йәзәкил 45:14

Искәрмәләр

  • *

    Ә14 кушымт. к.

Йәзәкил 45:15

Кисешкән урыннар

  • +Лв 1:4; 6:30; Ев 9:22
  • +Лв 2:1
  • +Лв 1:10
  • +Лв 3:1

Йәзәкил 45:16

Кисешкән урыннар

  • +Чг 30:14

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2010, 25, 26 б.

Йәзәкил 45:17

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 35:7
  • +Иш 66:23
  • +Кн 16:16; 2Ел 8:12, 13; 31:3
  • +1Ел 16:2; 2Ел 30:24
  • +1Пат 8:64

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2010, 25, 26 б.

Йәзәкил 45:18

Кисешкән урыннар

  • +Лв 16:16

Йәзәкил 45:19

Кисешкән урыннар

  • +Йз 41:21

Йәзәкил 45:20

Кисешкән урыннар

  • +Лв 4:27, 28
  • +Лв 16:20

Йәзәкил 45:21

Кисешкән урыннар

  • +Лв 23:5
  • +Чг 12:18

Йәзәкил 45:22

Кисешкән урыннар

  • +Лв 4:13, 14

Йәзәкил 45:23

Кисешкән урыннар

  • +Лв 23:8

Йәзәкил 45:24

Искәрмәләр

  • *

    Ә14 кушымт. к.

Йәзәкил 45:25

Кисешкән урыннар

  • +Лв 23:34; Кн 16:13; 2Ел 7:8; Зк 14:16

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Йәз. 45:1Йш 14:1, 2; Йз 47:21, 22
Йәз. 45:1Йз 48:20
Йәз. 45:1Йз 48:8, 9
Йәз. 45:2Йз 42:20
Йәз. 45:2Йш 21:1, 2
Йәз. 45:4Йз 48:10, 11
Йәз. 45:4Йз 40:46
Йәз. 45:5Йз 48:13
Йәз. 45:5Йз 40:17
Йәз. 45:6Йз 48:15
Йәз. 45:7Йз 48:21
Йәз. 45:8Иш 32:1; 60:17; Ир 22:17; 23:5; Йз 22:27; 46:18; Мик 3:1–3
Йәз. 45:8Йш 11:23
Йәз. 45:9Ир 22:3; Мик 6:8; Зк 8:16
Йәз. 45:9Мик 2:2
Йәз. 45:10Лв 19:36; Гс 11:1; Ам 8:5; Мик 6:10, 11
Йәз. 45:12Чг 30:13
Йәз. 45:15Лв 1:4; 6:30; Ев 9:22
Йәз. 45:15Лв 2:1
Йәз. 45:15Лв 1:10
Йәз. 45:15Лв 3:1
Йәз. 45:16Чг 30:14
Йәз. 45:172Ел 35:7
Йәз. 45:17Иш 66:23
Йәз. 45:17Кн 16:16; 2Ел 8:12, 13; 31:3
Йәз. 45:171Ел 16:2; 2Ел 30:24
Йәз. 45:171Пат 8:64
Йәз. 45:18Лв 16:16
Йәз. 45:19Йз 41:21
Йәз. 45:20Лв 4:27, 28
Йәз. 45:20Лв 16:20
Йәз. 45:21Лв 23:5
Йәз. 45:21Чг 12:18
Йәз. 45:22Лв 4:13, 14
Йәз. 45:23Лв 23:8
Йәз. 45:25Лв 23:34; Кн 16:13; 2Ел 7:8; Зк 14:16
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Йәзәкил 45:1–25

Йәзәкил

45 „Җирне мирас итеп бүлгәндә,+ Йәһвәгә иганә итеп бу җирдән изге бер өлешне бүлеп бирегез.+ Аның озынлыгы 25 000 терсәк,* ә киңлеге 10 000 терсәк булсын.+ Бу өлеш тулысынча изге өлеш булыр. 2 Бу өлеш эчендә изге урын булыр. Ул дүрт почмаклы булачак. Озынлыгы да, киңлеге дә 500 терсәк* булачак.+ Изге урын тирәли 50 терсәк киңлектәге көтүлекләр булыр.+ 3 Шул өлештән 25 000 терсәк озынлыктагы һәм 10 000 терсәк киңлектәге өлеш үлчәп ал. Аның эчендә гыйбадәтханә — аеруча изге нәрсә булыр. 4 Шул изге өлеш изге урын хезмәтчеләренеке — руханиларныкы булыр.+ Алар Йәһвәгә хезмәт итәр өчен аңа якынлашалар.+ Бу өлеш аларның йортлары өчен һәм гыйбадәтханә урнашкан изге урын өчен булыр.

5 Гыйбадәтханәнең хезмәтчеләренә — ле́вилеләргә — 25 000 терсәк озынлыктагы һәм 10 000 терсәк киңлектәге өлеш бирелер.+ 20 ашханә бүлмәсе+ дә аларныкы булыр.

6 Шәһәргә 25 000 терсәк озынлыктагы (иганә итеп бирелгән изге өлешнеке сыман) һәм 5 000 терсәк киңлектәге өлеш бирегез.+ Бу өлеш бөтен Исраи́л халкыныкы булыр.

7 Иганә итеп бирелгән изге өлешнең һәм шәһәргә бирелгән өлешнең ике ягыннан да башлыкның өлеше булыр. Бу өлеш иганә итеп бирелгән изге өлеш һәм шәһәргә бирелгән өлеш янында булыр. Ул көнбатыш һәм көнчыгыш яклардан урнашыр. Аның көнбатыш чигеннән алып көнчыгыш чигенә кадәр озынлыгы кабилә өлешләренеке кебек булыр.+ 8 Бу җир аның Исраилдәге җире булыр. Минем башлыкларым халкым белән үзләрен бүтән начар тотмас.+ Алар Исраил халкына җирне кабиләләренә карап бирер“.+

9 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Исраил башлыклары, җитте сезгә!“

„Бүтән көч кулланмагыз һәм башкаларны җәберләмәгез. Гадел һәм тәкъва булганны кылыгыз.+ Халкымның милкен бүтән тартып алмагыз+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 10 Төгәл үлчәү, төгәл ефа́* һәм төгәл бат* кулланыгыз.+ 11 Ефалар да бер үк зурлыкта, батлар да бер үк зурлыкта булсын. Бер бат — хомерның* уннан бер өлеше, ефа да хомерның уннан бер өлеше булсын. Аларны билгеләр өчен хомер кулланылсын. 12 Шәкыл*+ — 20 гера́.* 20 шәкылгә 25 шәкыл һәм 15 шәкыл кушсаң, бер мейна* булыр“.

13 „Мондый иганәләр китерегез: бодайның һәрбер хомерыннан бер ефа бодай алып аның алтыдан бер өлешен һәм арпаның һәрбер хомерыннан бер ефа арпа алып аның алтыдан бер өлешен бирегез. 14 Май турында әйткәндә, аны батлар белән үлчәгез. Бер бат — бер корның* уннан бер өлеше. 10 бат — бер хомер, чөнки 10 бат бер хомерга тиң. 15 Исраилдәге көтүләрдән һәрбер 200 нче сарыкны бирегез. Халыкны йолып алыр өчен,+ бу бүләкләр икмәк бүләге,+ тулаем яндыру корбаны+ һәм татулык корбаны+ өчен булыр“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.

16 „Бу җирнең бар халкы Исраил башлыгына шул иганә бүләкләрен китерер.+ 17 Ә башлык бәйрәмнәрдә,+ яңа ай көннәрендә, Шимбә көннәрендә+ һәм Исраил халкының бар билгеләнгән бәйрәмнәрендә+ тулаем яндыру корбаны,+ икмәк бүләге+ һәм шәраб бүләге өчен җаваплы булыр. Исраил халкы йолып алынсын өчен, ул гөнаһ йолу корбаны, икмәк бүләге, тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаннары турында кайгыртыр“.

18 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Беренче айның беренче көнендә көтүдән кимчелексез яшь үгез алыгыз да изге урынны гөнаһтан сафландырыгыз.+ 19 Рухани гөнаһ йолу корбанының канын алыр да гыйбадәтханәнең ишек яңагына,+ мәзбәх учагы астындагы плитаның дүрт почмагына һәм эчке ишегалды капкасының яңагына сөртер. 20 Сез шуны ук шушы айның җиденче көнендә дә ялгыш яки белмичә гөнаһ кылган+ һәр кеше хакына эшләрсез. Гыйбадәтханәне йолып алыгыз.+

21 Беренче айның 14 нче көнендә Паса́х бәйрәме үткәрегез.+ Төче икмәкне җиде көн ашагыз.+ 22 Ул көнне башлык үзе өчен дә, җирнең бар халкы өчен дә гөнаһ йолу корбаны итеп яшь үгез китерер.+ 23 Бәйрәмнең җиде көне дәвамында ул Йәһвәгә һәр көн тулаем яндыру корбаны итеп җиде кимчелексез яшь үгез һәм җиде кимчелексез сарык тәкәсе китерер.+ Шулай ук һәр көн гөнаһ йолу корбаны итеп кәҗә тәкәсе бирер. 24 Ул шулай ук икмәк бүләге итеп һәр яшь үгез белән бер ефа он һәм һәр сарык тәкәсе белән бер ефа он китерсен. Ул шулай ук һәр ефа он белән бер хин* май бирсен.

25 Җиденче айның 15 нче көненнән башлап бәйрәм барган җиде көн дәвамында+ ул шул ук гөнаһ йолу корбаны, тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге һәм май бирсен“».

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу