Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәзәкил 19
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Йәзәкил эчтәлек

      • Исраил башлыклары турында кайгылы җыр (1—14)

Йәзәкил 19:3

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 36:1

Йәзәкил 19:4

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 23:31–34; 2Ел 36:4; Ир 22:11, 12

Йәзәкил 19:6

Кисешкән урыннар

  • +Ир 22:17

Йәзәкил 19:7

Кисешкән урыннар

  • +Гс 28:15

Йәзәкил 19:10

Искәрмәләр

  • *

    Я, бәлки, «йөзем бакчаңда».

Кисешкән урыннар

  • +Зб 80:8; Иш 5:7

Йәзәкил 19:12

Кисешкән урыннар

  • +Иш 5:5; Йз 15:6
  • +2Пат 23:34; 24:6; 25:5–7
  • +Кн 32:22; Йз 15:4

Йәзәкил 19:13

Кисешкән урыннар

  • +Кн 28:48; Ир 17:5, 6; 52:27

Йәзәкил 19:14

Кисешкән урыннар

  • +Йз 17:16, 18

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Йәз. 19:32Ел 36:1
Йәз. 19:42Пат 23:31–34; 2Ел 36:4; Ир 22:11, 12
Йәз. 19:6Ир 22:17
Йәз. 19:7Гс 28:15
Йәз. 19:10Зб 80:8; Иш 5:7
Йәз. 19:12Иш 5:5; Йз 15:6
Йәз. 19:122Пат 23:34; 24:6; 25:5–7
Йәз. 19:12Кн 32:22; Йз 15:4
Йәз. 19:13Кн 28:48; Ир 17:5, 6; 52:27
Йәз. 19:14Йз 17:16, 18
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Йәзәкил 19:1–14

Йәзәкил

19 «Исраи́л башлыклары турында кайгылы җыр җырла. 2 Болай дип әйт:

„Әниең кем иде? Арысланнар белән йөрүче ана арыслан иде.

Ул көчле яшь арысланнар арасында ятты һәм үз балаларын үстерде.

3 Ул бер баласын үстерде, һәм баласы көчле яшь арыслан булып китте,+

Ауга йөрергә өйрәнде,

Хәтта кешеләргә ташланып, аларны һәлак итә башлады.

4 Халыклар аның турында ишетте һәм аны үз чокырларына тотты,

Алар аңа ыргаклар салып, Мисыр җиренә китерде.+

5 Ана арыслан үз баласының кайтуын көтте, әмма ахыр чиктә өмет юк икәнен күрде.

Шуңа күрә ул башка бер баласын алды да аны көчле яшь арыслан итеп үстерде.

6 Бу арыслан да башка арысланнар белән йөрде һәм көчле яшь арыслан булып китте.

Ул ауга йөрергә өйрәнде һәм хәтта кешеләргә ташланып, аларны һәлак итә башлады.+

7 Ул аларның ныгытылган манаралары арасында эзләнеп йөрде һәм шәһәрләрен бөлгенлеккә төшерде.

Нәтиҗәдә, буш җирдә аның үкерү тавышы гына ишетелә иде.+

8 Тирә-яктагы өлкәләрдә яшәүче халыклар аңа каршы чыгып, аның өстенә үз ятьмәләрен ыргытты.

Ул аларның чокырларына эләкте.

9 Алар аңа ыргаклар салып, аны читлеккә утыртты һәм Бабы́л патшасына китерде.

Анда алар, тавышы Исраил тауларында бүтән ишетелмәсен өчен, аны бикләп куйды.

10 Әниең су буенда, синең каныңда* утыртылган йөзем агачыдай иде.+

Сулар мул булганга, ул җимешләр китерде, ботаклары күп булды.

11 Аның ботаклары нык булып үсте, алар идарәче скипетры ясарлык иде.

Шул йөзем агачы үсте һәм башка агачлардан да биегрәк булып китте.

Биек булганга һәм яфраклы ботаклары күп булганга, ул күренә башлады.

12 Ләкин аны ачу белән йолкып чыгардылар+ һәм җиргә ташладылар.

Көнчыгыш җиле аның җимешләрен киптерде.

Аның нык ботакларын сындырдылар, һәм алар корыды,+ аларны ут йотты.+

13 Хәзер аны чүлгә,

Сусыз, корыган җиргә утырттылар.+

14 Аның ботакларыннан ут таралды һәм үсентеләре белән җимешләрен йотты.

Бер нык ботак та, идарәче өчен бер скипетр да калмады.+

Бу — кайгылы җыр, һәм аны кайгылы җыр итеп җырларлар“».

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу