Йошуа
13 Йошуа́ картайды һәм олы яшькә җитте.+ Йәһвә аңа болай диде: «Син картайдың һәм олы яшькә җиттең. Ләкин биләп* аласы җир әле бик күп. 2 Мондый җирләр калды:+ филистилеләрнең һәм гашурлыларның+ бөтен өлкәләре 3 (Мисырның көнчыгышында Нилның култыгыннан* алып төньякта Әкрунның чикләренә кадәрге җир кәнганлылар җире дип санала иде),+ шул исәптән филистилеләрнең биш хакименең+ җирләре — га́залылар, ашдодлылар,+ ашкелонлылар,+ гефлылар+ һәм әкрунлыларның+ җирләре — авлыларның+ җирләре 4 көньякта, кәнганлыларның бөтен җире, сидонлылар+ ия булган Меара́, Әпиккә кадәр, аморлылар чикләренә кадәрге җирләр, 5 гебаллыларның+ җире, көнчыгышта Хәрму́н тавы итәгендәге Багалгадтан алып Лебо́-хаматка*+ кадәр бөтен Лива́н, 6 таулы өлкәдә Ливаннан+ алып Мишрифутмаимга+ кадәр яшәгән бөтен халыкның җире һәм бөтен сидонлылар+ җире. Мин аларны исраиллеләр алдыннан куармын.+ Сиңа исә бу җирне, мин боерганча, исраиллеләргә мирас итеп бүлеп бирергә генә кирәк.+ 7 Син аны тугыз кабиләгә һәм Манашшеның ярты кабиләсенә мирас итеп бүлеп бирергә тиеш».+
8 Ә Манашше́ кабиләсенең икенче яртысы, рубинлылар һәм гәдлеләр Муса биргән мирасларын Үрдүннең көнчыгыш ягында алдылар. Йәһвәнең хезмәтчесе Муса аларга биргән җирләр болар:+ 9 алар Арно́н үзәне*+ кырыендагы Аругырдан+ башлана, шул исәптән үзәннең уртасындагы шәһәр, Дибунга кадәрге бөтен Мәдиба́ яссы таулыгы, 10 Хишбунда патшалык иткән аморлыларның патшасы Сихонның амунлылар чигенә кадәрге бөтен шәһәрләре,+ 11 шулай ук Гила́д, гашурлыларның һәм магахлыларның+ җире, бөтен Хәрмун тавы һәм Сәлкәгә+ кадәрге бөтен Баша́н,+ 12 Аштаротта һәм Әдрәйдә патшалык иткән Башан патшасы Огның бөтен биләмәләре. (Ул соңгы рефалыларның берсе иде.)+ Муса аларны җиңеп куып чыгарды.+ 13 Ләкин исраиллеләр гашурлыларны һәм магахлыларны куып чыгармады,+ алар бүгенгә кадәр Исраи́л арасында яши.
14 Ул ле́вилеләр кабиләсенә генә мирас бирмәде.+ Исраил Аллаһысы Йәһвә вәгъдә иткәнчә,+ аларның өлеше — Аллаһыга утта яндырыла торган корбаннар.+
15 Аннары Муса рубинлылар кабиләсенә гаиләләре буенча мондый мирас бирде: 16 аларның җире Арнон үзәне* кырыендагы Аругырдан башлана, шул исәптән үзәннең уртасындагы шәһәр, бөтен Мәдиба яссы таулыгы, 17 Хишбу́н һәм аның янында яссы таулыктагы бөтен шәһәрләр,+ Дибу́н, Бамутбага́л, Бәйт-багалмигу́н,+ 18 Яһа́с,+ Кадиму́т,+ Мифага́т,+ 19 Кырьятаи́м, Сибма́+ һәм үзән янындагы тауда урнашкан Сәри́т-сәхә́р, 20 Бәйтпигу́р, Пәсгә́х тавы+ битләре, Бәйтишиму́т,+ 21 яссы таудагы бөтен шәһәрләр һәм Хишбунда+ патшалык иткән аморлылар патшасы Сихонның бөтен биләмәләре. Муса аны һәм Сихонның шул җирдә яшәгән вассалларын* — мидьянлы башлыкларны — Ави́, Рәки́м, Сур, Хур һәм Ребаны+ тар-мар итте.+ 22 Исраиллеләр кылыч белән үтергән кешеләр арасында күрәзәче+ — Бигу́р улы Билья́м+ да булды. 23 Рубинлылар җиренең чиге Үрдү́н булды. Шәһәрләре һәм авыллары белән бергә бу җир гаиләләре буенча рубинлыларга мирас итеп бирелде.
24 Шулай ук Муса Гәд кабиләсенә — гәдлеләргә гаиләләре буенча мирас бирде. 25 Менә аларның җирләре: Язе́р,+ Гиладтагы бөтен шәһәрләр, Раба́һ+ каршысындагы Аругырга кадәр амунлылар+ җиренең яртысы, 26 Хишбуннан+ алып Раматмиспәгә һәм Бетонимга кадәрге җирләр, Маханаимнан+ алып Дәби́р чикләренә кадәрге җирләр 27 һәм үзәндәге Бәйтхара́м, Бәйтнимра́,+ Сохкә́т+ һәм Сафу́н, Хишбун+ патшасы Сихонның калган биләмәләре. Гәд җирләренең чиге Үрдүн булды. Ул Үрдүннең көнчыгыш ягындагы Киннере́т диңгезенең*+ көньяк чигеннән башланды. 28 Шәһәрләре һәм авыллары белән бергә бу җир гаиләләре буенча гәдлеләргә мирас итеп бирелде.
29 Аннан соң Муса гаиләләре буенча Манашше кабиләсенең яртысына мирас бирде.+ 30 Менә аларның җирләре: Маханаимнан+ алып бөтен Башан, Башан патшасы Огның бөтен биләмәләре, Йәһирнең+ Башандагы бөтен кечкенә шәһәрләре, 60 шәһәр. 31 Ә Гиладның яртысы һәм Огның Башандагы патшалык биләмәләрендәге шәһәрләр — Аштаро́т һәм Әдрә́й+ — гаиләләре буенча Манашше улы Маһирның улларына,+ ягъни Маһи́р улларының яртысына бирелде.
32 Муса аларга Моа́б даласында Үрдүннең аръягында Әрихәнең көнчыгышында биргән мираслары шул булды.+
33 Ә ле́вилеләр кабиләсенә Муса мирас бирмәде.+ Исраил Аллаһысы Йәһвә вәгъдә иткәнчә, аларның мирасы — Аллаһы.+