Йошуа
20 Аннары Йәһвә Йошуага болай диде: 2 «Исраиллеләргә әйт: „Үзегезгә мин Муса аша әйткән сыену шәһәрләре+ сайлагыз. 3 Анда берәрсен* ялгыш, абайламыйча* үтергән кеше кача алыр. Бу шәһәрләр сезгә кан өчен үч алучыдан сыену урыны булыр.+ 4 Ул бу шәһәрләрнең берсенә качарга+ һәм шул шәһәрнең капкасы янына басып,+ үз эшен шәһәр өлкәннәренә сөйләп бирергә тиеш. Шуннан соң алар аны шәһәргә кертергә һәм аңа яшәү урыны бирергә тиеш, һәм ул анда яшәсен. 5 Кан өчен үч алучы аның артыннан куа килсә, алар шул кеше үтерүчене аның кулына тапшырмасын, чөнки ул якынын абайламыйча* үтерде, һәм аның якынына карата нәфрәте юк иде.+ 6 Ул, җәмгыять хөкеме алдына килеп басканчы, шул шәһәрдә яшәргә+ һәм шул вакытта хезмәт иткән баш руханиның үлеменә кадәр анда калырга тиеш.+ Аннары ул кеше үтерүче кайсы шәһәрдән качып китсә, шул шәһәргә — үз шәһәренә, үз өенә кайта ала“».+
7 Шуңа күрә алар Нәфтәлинең таулы җирендәге Гәлилә́ядә Кәдешне,+ Ифраимның таулы җирендәге Шехемне+ һәм Яһүднең таулы җирендәге Кырья́т-Арбаны,+ ягъни Хебрунны изгеләндерде.* 8 Үрдүннең көнчыгыш ягындагы өлкәдә Руби́н кабиләсеннән алар Әрихә́ янында яссы таулыктагы чүлдә Бесерне,+ Гәд кабиләсеннән Гиладтагы Рамутны+ һәм Манашше́ кабиләсеннән Башандагы Гөләнне+ сайлады.+
9 Болар бөтен исраиллеләр һәм алар арасында яшәгән килмешәкләр өчен билгеләнгән шәһәрләр булды. Берәрсен* ялгыш үтергән кеше, җәмгыять хөкеме алдына килеп басканчыга кадәр, кан өчен үч алучының кулыннан үлмәс өчен,+ шул шәһәрләргә кача алыр.+