Хакимнәр
5 Шул көнне Дибра́+ Абинуа́м улы Бара́к+ белән мондый җыр җырлады:+
2 «Исраи́л үз антына тугры булганы* өчен,
Кешеләр үз ирке белән сугышка барганы өчен,+
Йәһвәне мактагыз!
3 Патшалар, тыңлагыз! Идарәчеләр, колак салыгыз!
Мин Йәһвәгә җырлармын.
Мин Исраи́л Аллаһысы+ Йәһвәгә мәдхияләр җырлармын.*+
4 Йәһвә, син Сәгыйрдән+ чыкканда,
Эдо́м җиреннән чыгып килгәндә,
Җир тетрәде, һәм күкләрдән су акты,
Болытлардан яңгыр койды.
Юлчылар авылара юллардан йөрде.
7 Исраилдә авылда яшәүчеләр калмады.
Шунда капкалар янында сугыш булды.+
Исраилнең 40 000 гаскәрие арасында
Калкан да, сөңге дә күренмәде.
9 Минем йөрәгем Исраилнең башлыклары белән.+
Алар халык белән үзләре теләп барды.+
Йәһвәне мактагыз!
11 Су өләшүчеләрнең тавышлары ишетелә иде кое янында.
Анда алар Йәһвәнең гадел эшләре турында,
Исраил авылларында торган халкының тәкъва эшләре турында сөйли иделәр.
Аннары Йәһвә халкы капкалар янына төште.
Уян, уян, җыр җырла!+
Күтәрел, Барак!+ Әсирләреңне алып кит, Абинуам улы!
13 Шулчак калганнар затлылар янына килде.
Йәһвә халкы көчлеләргә каршы чыгар өчен минем яныма төште.
14 Үзәндә булганнар чыгышлары белән Ифраимнан иде.
Алар, и Биньями́н, кешеләрең арасында сиңа иярде.
15 Иссаха́р түрәләре Дибра белән булды,
Иссахар Дибра белән булган кебек, Барак+ та аның белән булды.
Ул үзәнгә җәяү җибәрелде.+
Ә Руби́н төркемнәрендәге кешеләрнең йөрәкләре икеләнүчән булды.
Чөнки Рубин төркемнәрендәге кешеләрнең йөрәкләре икеләнүчән булды.
17 Гила́д Үрдүннең аръягында калды.+
Ә Дан, ни өчен ул кораблары белән булды?+
Әши́р тырай тибеп диңгез ярында утырды,
Үзенең портларында калды.+
18 Ачык калкулыкларда+ Зәбулу́н да,
Нәфтәли́ дә+ үз гомерләрен үлем куркынычы астына куйган* халык булды.
19 Патшалар килде, алар сугышты.
Алар табыш итеп көмеш алмады.+
20 Күктән йолдызлар сугышты.
Үз юлларыннан алар Сисарга каршы сугышты.
И җаным,* син көчлеләрне изеп бетердең.
23 „Мирузны каһәрләгез,— диде Йәһвә фәрештәсе,—
Әйе, анда яшәүчеләрне каһәрләгез,
Чөнки алар Йәһвәгә ярдәмгә,
Көчлеләре белән Йәһвәгә ярдәмгә килмәде“.
Ул — чатырларда яшәүче хатын-кызлар арасында иң фатихалысы.
25 Сиса́р су сорады, ул аңа сөт бирде.
Ул зур мәҗлес касәсенә салып әчегән сөт* бирде.+
26 Ул кулы белән — чатыр казыгына,
Уң кулы белән эшчеләр чүкеченә үрелде.
Ул казык кагып, Сисарның башын җимерде,
Бәреп, чигәләрен тиште.+
27 Йаиләнең аяклары астына ул ауды, ул егылды һәм хәрәкәтсез ятты.
Аның аяклары астына ул ауды, егылды.
Ул кайда ауса, шунда җиңелде.
28 Бер хатын тәрәзәдән карады,
Сисарның анасы рәшәткә аша карады:
„Ник аның арбасы тоткарлана?
Нигә арбаларының дөбердәве соңлый?“+
29 Аның затлы ханымнарының иң зирәкләре аңа җавап бирде,
Әйе, ул да үзенә кат-кат әйтте:
30 „Алар тапкан табышны бүләдер,
Һәрбер сугышчыга — бер кыз, ике кыз,
Төсле тукыма — Сисар өчен, төсле тукыма,
Талаучыларның муеннарына —
Чигүле кием, төсле тукыма, ике чигүле кием“.