Беренче Ишмуил
5 Аллаһының килешүе сандыгын кулга алгач,+ филистилеләр аны Әбинәзәрдән Ашдодка китерделәр. 2 Алар Аллаһының килешүе сандыгын үз илаһлары Даго́н йортына алып килеп, Дагон янына куйдылар.+ 3 Ашдодлылар киләсе көнне иртән торсалар, ни күрсеннәр: Йәһвәнең килешүе сандыгы алдында җирдә Дагон йөзтүбән ята.+ Алар Дагон сынын торгызып, урынына куйдылар.+ 4 Иртәгесен иртән иртүк торсалар, Дагон янә Йәһвәнең килешүе сандыгы алдында җирдә йөзтүбән ята. Дагонның башы һәм куллары кисеп ташланган һәм бусагада ята. Балык сыман өлеше генә* бөтен килеш калган. 5 Шуңа күрә Дагонның каһиннәре* һәм Дагон йортына кергәннәрнең барысы бүгенгә кадәр Ашдодта Дагон гыйбадәтханәсе бусагасына басмыйча кереп йөри.
6 Йәһвә ашдодлыларга коточкыч җәза җибәрде. Ул Ашдодны һәм аның тирә-ягында яшәүчеләрне геморрой белән харап итте.+ 7 Ашдо́д халкы нәрсә булганын күреп: «Исраи́л Аллаһысының килешүе сандыгы безнең арабызда калмасын, чөнки ул безнең белән һәм илаһыбыз Дагон белән кырыс мөгамәлә итте»,— диделәр. 8 Алар Филистинең барлык идарәчеләрен чакыртып, алардан: «Исраил Аллаһысының килешүе сандыгы белән нәрсә эшлик?» — дип сорадылар. Тегеләре: «Исраил Аллаһысының килешүе сандыгын Гефка+ җибәрегез»,— дип җавап бирделәр. Һәм Исраил Аллаһысының килешүе сандыгын шунда җибәрделәр.
9 Килешү сандыгын анда китергәч, Йәһвә ул шәһәргә җәза бирде, һәм анда көчле чуалыш башланды. Ул шәһәрдәге кешеләрне — олысын да, кечесен дә харап итте, һәм алар геморройдан интегә башлады.+ 10 Шунда алар Аллаһының килешүе сандыгын Әкрунга+ җибәрделәр. Аллаһының килешүе сандыгының анда килеп җитүе булды, әкрунлылар: «Исраил Аллаһысының килешүе сандыгын безне һәм халкыбызны һәлак итәр өчен китерделәр!»+ — дип кычкыра башлады. 11 Аннан соң алар Филистинең барлык идарәчеләрен чакыртып, аларга: «Исраил Аллаһысының килешүе сандыгын кире җибәрегез. Аны үз урынына кайтарсыннар, юкса без һәм бөтен халкыбыз кырылыр»,— диделәр, чөнки бөтен шәһәр үлем дәһшәтеннән курыкты. Аллаһының җәзасы коточкыч иде.+ 12 Үлмәгәннәр геморрой авыруыннан җәфаланды. Һәм шәһәрнең ярдәм сорап кычкыруы күкләргә кадәр барып иреште.