Беренче Ишмуил
24 Шаулның филистилеләрне эзәрлекләп кайтып җитүе булды, аңа: «Давыт Эн-гәди́+ чүлендә»,— дигән хәбәр җиткерделәр.
2 Шунда Шаул бөтен Исраи́л арасыннан сайлап алынган 3 000 кешесе белән тау кәҗәләре яшәгән кыялы тауларга Давыт белән аның кешеләрен эзләргә чыкты. 3 Шаул юл кырыендагы таштан ясалган сарык утарларына килеп җитте. Шул җирдә бер мәгарә бар иде. Шаул йомыш белән шунда кереп китте, ә ул чакта Давыт үз кешеләре белән мәгарә түрендә утыра иде.+ 4 Давытның кешеләре аңа: «Менә, Йәһвә сиңа: „Дошманыңны синең кулыңа бирәм+ һәм аның белән ни теләсәң, шуны эшлә“,— дип әйткән көн килде»,— диделәр. Шунда Давыт торды да сиздермичә генә Шаулның җиңсез күлмәк итәгенең кырыен кисеп алды. 5 Ләкин аннан соң вөҗданы* аны газаплый башлады,+ чөнки ул Шаулның җиңсез күлмәк итәгенең кырыен кисеп алды. 6 Ул үзенең кешеләренә: «Ничек инде мин хуҗама — Йәһвәнең майланганына каршы кул күтәрим? Бу бит Йәһвә алдында акылга сыймаслык эш! Ул бит Йәһвәнең майланганы»+,— диде. 7 Шундый сүзләр белән Давыт үзенең кешеләрен тыеп калды* һәм Шаулга һөҗүм итәргә рөхсәт итмәде. Шаул исә мәгарәдән чыгып, үз юлы белән китеп барды.
8 Аннары Давыт мәгарәдән чыгып, Шаулга: «Хуҗам, патша!»+ — дип кычкырды. Шаул борылып карагач, Давыт тез чүгеп, җиргә йөзтүбән капланды. 9 Давыт Шаулга болай диде: «Нишләп син: „Давыт сиңа зыян китерергә йөри“,— дип әйтүче кешеләрнең сүзен тыңлыйсың?+ 10 Менә, син бүген үзең күрдең: Йәһвә мәгарәдә сине минем кулыма бирде. Миңа сине үтерергә дип әйткәннәр иде,+ әмма мин сине жәлләдем һәм: „Хуҗама каршы кул күтәрмәм, чөнки ул Йәһвәнең майланганы“+,— дидем. 11 Хуҗам,* кара! Күрәсеңме, мин синең җиңсез күлмәк итәгеңнең кырыен кисеп алдым? Аны кисеп алганда, мин сине үтерә дә алыр идем, әмма үтермәдем. Менә хәзер син күрәсең һәм аңлыйсың: сиңа зыян китерү һәм сиңа каршы фетнә күтәрү уемда да юк, мин сиңа каршы гөнаһ кылмадым.+ Син исә, җанымны алырга дип, мине аулап йөрисең.+ 12 Безне Йәһвә хөкем итсен.+ Минем өчен синнән Йәһвә үч алсын,+ әмма минем кулым сиңа каршы күтәрелмәс.+ 13 Бер борынгы мәкальдә: „Явызлык явызлардан килә“,— дип әйтелгән, шуңа күрә минем кулым сиңа каршы күтәрелмәс. 14 Исраил патшасы кемне эзләргә чыкты? Кемне син эзәрлеклисең? Үле этнеме? Әллә бетнеме?+ 15 Йәһвә хөкемче булсын. Ул безне хөкем итәр, эшемне тикшереп, мине яклар+ һәм, хөкем итеп, синең кулыңнан коткарыр».
16 Давыт бу сүзләрне әйтеп бетергәч, Шаул: «Давыт, улым, синең тавышыңмы бу?» — дип сорады.+ Шунда Шаул каты елый башлады. 17 Ул Давытка болай диде: «Син миңа караганда тәкъварак, чөнки син миңа яхшы мөгамәлә күрсәтәсең, ә мин сиңа явызлык кылам.+ 18 Әйе, үзең сөйләгәнчә, бүген Йәһвә мине синең кулыңа бирде, ләкин син мине үтермичә, миңа яхшылык кылдың.+ 19 Нинди кеше кулына төшкән дошманын исән-имин җибәрә? Миңа бүген кылган яхшылыгың өчен Йәһвә сине үз яхшылыгыннан аермас.+ 20 Хәзер мин беләм: син, һичшиксез, патша булып идарә итәчәксең,+ һәм Исраил патшалыгы синең кулыңнан китмәс. 21 Хәзер токымнарымны* җир йөзеннән юк итмәскә һәм атам йортымнан исемемне юкка чыгармаска+ Йәһвә белән ант ит».+ 22 Давыт Шаулга ант бирде. Аннары Шаул өенә кайтып китте,+ ә Давыт үз кешеләре белән тауларга күтәрелде.+