Икенче Ишмуил
5 Вакыт узу белән Исраилнең бөтен кабиләләре, Давыт янына Хебрунга килеп,+ болай диделәр: «Без бит синең кан кардәшләрең.*+ 2 Әле Шау́л безнең өстебездән идарә иткәндә, син Исраилне хәрби походларга алып бара торган идең,+ һәм Йәһвә сиңа: „Син халкым Исраилнең көтүчесе һәм җитәкчесе булырсың“+,— дигән иде». 3 Шуңа күрә Исраилнең бөтен өлкәннәре Хебрунга патша алдына килде, һәм Давыт патша алар белән Хебрунда Йәһвә хозурында килешү төзеде.+ Аннары алар аны Исраи́л өстеннән патша итеп майлады.+
4 Давыт 30 яшендә патша булып китте һәм 40 ел идарә итте.+ 5 Ул Хебрунда Яһүд белән 7 ел да 6 ай, ә Иерусалимда+ бөтен Исраил һәм Яһүд белән 33 ел патшалык итте. 6 Көннәрнең берендә патша үз кешеләре белән Иерусалимга килеп, шул җирдә яшәгән йәвүслеләргә+ каршы чыкты. Алар исә: «Син монда беркайчан да керә алмассың! Хәтта сукырлар һәм аксаклар да сине куып чыгарыр»,— диеп, Давыттан мыскыллап көлде. Алар: «Юк, Давыт монда һич керә алмас»,— дип уйладылар.+ 7 Шулай да Давыт Сио́н ныгытмасын яулап алды, һәм хәзер ул Давыт Шәһәре+ дип атала. 8 Давыт ул көнне: «Йәвүслеләргә һөҗүм иткән кеше, су туннеле аша үтеп, Давыт җаны нәфрәт иткән „сукырларны һәм аксакларны“ һәлак итсен»,— диде. Шуңа күрә: «Сукырлар һәм аксаклар беркайчан да йортка кермәячәк»,— дип әйтәләр дә. 9 Давыт шул ныгытмада яши башлады, һәм аны Давыт Шәһәре дип атадылар.* Давыт Милода*+ һәм шәһәрнең бүтән җирләрендә диварлар һәм корма-корылмалар төзергә кереште.+ 10 Давытның куәте үскәннән-үсә барды,+ һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы аның белән булды.+
11 Тир патшасы Хира́м+ Давытка хәбәрчеләрен, шулай ук эрбет агачлары,+ балта осталары, ташчылар җибәрде, һәм алар Давытка сарай төзи башладылар.+ 12 Шунда Давыт Йәһвәнең Үз халкы Исраил хакына+ үзенең Исраилдәге тәхетен нык урнаштырганын+ һәм патшалыгын югары күтәргәнен+ аңлады.
13 Хебруннан Иерусалимга килгәч, Давыт үзенә тагын җарияләр+ һәм хатыннар алды, һәм аның алардан күп угыл-кызлары туды.+ 14 Менә аның Иерусалимда туган балалары: Шаммуа́, Шуба́б, Ната́н,+ Сөләйман,+ 15 Ибха́р, Илишуа́, Нәфи́къ, Йәфи́, 16 Илишама́, Илья́д һәм Әлфәли́т.
17 Давытны Исраил өстеннән патша итеп майлаганнарын+ ишетү белән, филистилеләр, җыелып, Давытны эзләргә чыктылар.+ Моның турында белгәч, Давыт яшерен урынга төште.+ 18 Шунда филистилеләр, килеп, рефалылар үзәне+ буйлап таралды. 19 Давыт Йәһвәдән: «Филистилеләргә каршы барыргамы? Син аларны минем кулыма тапшырырсыңмы?» — дип сорады.+ Йәһвә Давытка: «Бар, мин филистилеләрне синең кулыңа һичшиксез тапшырырмын»,— дип җавап бирде.+ 20 Шунда Давыт, Багалпәрәзимгә килеп, аларны тар-мар итте. Аннары ул: «Үзләренә юл ярып чыккан сулар шикелле, Йәһвә минем алдымда дошман сафларын бозды»+,— диде. Шуңа күрә шул урын Багалпәрәзи́м*+ дип атала. 21 Филистилеләр үзләренең потларын шунда калдырып качты, ә Давыт һәм аның кешеләре алардан арынды.
22 Соңрак филистилеләр кабат рефалылар үзәненә+ килеп, үзән буйлап таралды. 23 Давыт Йәһвәдән сорагач, Ул аңа болай диде: «Туп-туры барма. Ә аларны арттан урап, баха́* куаклары арасыннан чыгып, һөҗүм ит. 24 Баха куаклары өстеннән аяк атлау тавышы ишеткәч, һич икеләнмичә эш ит, чөнки Йәһвә синнән алда барып, филистилеләр гаскәрен тар-мар итәчәк». 25 Шунда Давыт Йәһвә боерганча эш итте һәм филистилеләрне Гебәдән+ Газәргә+ кадәр кырып сала барды.+