Әсфирә
5 Өченче көнне+ Әсфирә́ үзенең патша киемнәрен киде дә, патша йортының* эчке ишегалдына килеп, патша йорты каршысына басты, патша исә үзенең йортында, керү урыны каршысында тәхетендә утыра иде. 2 Ишегалдында торучы Әсфирә патшабикәне күрү белән патша сөенде һәм кулындагы алтын скипетрны Әсфирәгә таба сузды.+ Шунда Әсфирә, якынрак килеп, скипетрның очына кагылды.
3 Аннары патша аңа: «Ни булды, Әсфирә патшабикә? Нинди үтенечең бар? Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирелер!» — диде. 4 Моңа Әсфирә: «Патша хуп күрсә, бүген Һәмә́н+ белән бергә мин оештырган мәҗлескә килсен»,— дип җавап бирде. 5 Шулчак патша үз кешеләренә болай диде: «Һәмән тизрәк килсен, Әсфирә чакыра диегез». Һәм патша Һәмән белән бергә Әсфирә оештырган мәҗлескә килде.
6 Бераз вакыттан соң, алар мәҗлестә шәраб эчеп утырганда, патша Әсфирәгә: «Үтенечең нинди? Әйт, теләгеңне үтәрмен. Нәрсә турында сорарсың? Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирелер!»+ — диде. 7 Әсфирә мондый җавап кайтарды: «Теләгем һәм үтенечем мондый: 8 мин патшаның илтифатын казанган булсам һәм патша теләгемне үтәргә һәм үтенечем буенча эш итәргә теләсә, патша Һәмән белән бергә иртәгә мин оештырачак мәҗлескә килсен. Шунда мин патшага үтенечемне әйтермен».
9 Ул көнне Һәмән мәҗлестән шатланып һәм күтәренке күңел белән чыкты. Ләкин патша капкалары янындагы Мардәкәйнең үзе алдында тормаганын да, калтырамаганын да күргәч, Һәмәннең аңа ачуы чыкты.+ 10 Ләкин ул үзен кулга алып өенә кайтып китте һәм аннан соң үз дусларын һәм хатыны Зәрешне+ чакыртты. 11 Һәмән алар алдында үзенең зур байлыгы, күп-күп уллары,+ патшаның үзен күтәргәне һәм башка түрәләреннән һәм хезмәтчеләреннән бөегрәк иткәне турында сөйләп мактанды.+
12 Һәмән болай диде: «Өстәвенә, Әсфирә патшабикә үзе оештырган мәҗлескә патша белән миннән башка беркемне дә чакырмады.+ Әле иртәгә дә мине патша белән чакырды.+ 13 Тик шул яһүд Мардәкәйнең патша капкалары янында утыруын күргәндә, мине бернәрсә дә шатландыра алмый». 14 Шунда аның хатыны Зәре́ш һәм бөтен дуслары аңа болай диде: «50 терсәк* озынлыкта бер багана утыртырга куш, ә иртән патшага Мардәкәйне шул баганага асып куйсыннар диген.+ Аннары патша белән мәҗлескә күңел ачарга барырсың». Бу тәкъдим Һәмәнгә ошады, һәм ул багана утыртырга кушты.