Әсфирә
10 Шуннан соң Ахашверо́ш патша ул җирдәге һәм диңгез утрауларындагы кешеләрне мәҗбүри эшкә тартты.
2 Ә аның барлык гайрәтле һәм бөек эшләре турында, шулай ук Мардәкәйнең+ патша ярдәмендә ирешкән дәрәҗәсе+ турында хәбәр Ми́дия һәм Фарсы́ патшалары+ тарихы бәян ителгән китапта+ бәйнә-бәйнә язылган. 3 Яһүд Мардәкә́й Ахашверош патшадан соң икенче кеше иде, ул яһүдләр арасында бөек* булды, һәм кардәшләре аны ихтирам итә иде. Ул үз халкына булыша иде һәм аларның барлык токымнарының иминлеген кайгырта иде.