Әюп
39 Тау кәҗәләренең бәрәнләгән вакытын беләсеңме?+
Боланның бозаулаганын күргәнең бармы?+
2 Алар буаз булган айларны санап торасыңмы?
Аларның балалау вакытын беләсеңме?
3 Алар иелеп балалый,
Һәм тулгак тотулары бетә.
4 Аларның бозау-бәрәннәре ныгый, яланда үсә,
Яннарыннан китә һәм инде кире кайтмый.
6 Мин даланы — аның йорты,
Тозлак җирне аның яшәү урыны иттем.
7 Ул шәһәр ыгы-зыгысыннан көлә,
Әйдәүченең кычкырган тавышын ишетми.
8 Калкулыклар буйлап ул көтүлек эзли,
Яшел үсемлекләр табарга тырыша.
9 Кыргый үгез сиңа хезмәт итәргә теләрме?+
Ул абзарыңда* кунармы?
11 Аның бөек көченә таянырсыңмы
Һәм авыр эшеңне аңа тапшырырсыңмы?
12 Ул уңышыңны кайтарыр
Һәм ындырыңа җыяр дип өметләнерсеңме?
13 Тәвә кошы күңелле итеп канатларын кага,
Әмма канаты белән каурыйларын ләкләкнеке белән чагыштырып буламы?+
14 Ул йомыркаларын җирдә ташлап китеп,
Аларны комда җылыта.
15 Әмма берәр кем аягы белән аларны сыта ала
Я кыргый хайван аларга баса ала икәнен оныта.
16 Ул үз балаларына карата аяусыз, әйтерсең лә алар аныкы түгел,+
Ул тырышлыкларым заяга булыр дип борчылмый.
17 Аллаһы аны зирәклектән мәхрүм иткән,
Аңа аңлау сәләте бирмәгән.
18 Әмма канатларын күтәреп какканда,
Ул аттан һәм аның җайдагыннан көлә.
Аның муенын җилфердәп торган ял белән син каплыйсыңмы?
20 Аны саранча сыман сикертә аласыңмы?
Аның мәһабәт пошкыруыннан кот алына.+
22 Ул бернәрсәдән курыкмыйча көлә.+
Кылыч та аны борып җибәрә алмый.
23 Ук савыты аңа бәрелеп бара,
Сөңге белән кыска саплы сөңге ялтырый.
25 Быргы тавышын ишеткәч, ул ярсуыннан кешнәп җибәрә,
Ерактан сугыш исен сизә,
Гаскәр башлыкларының кычкыруын һәм сугышка чакыруны ишетә.+
26 Әллә лачын көньякка таба
Синең аңлавың ярдәмендә канат какмый очамы?
27 Бөркет синең боерыгың белән күккә очамы?+
Оясын синең кушуың буенча биектә корамы?+
28 Ул текә кыяда куна,
Кыядагы ныгытмасында яши.