Әюп
6 Моңа Әюп болай диде:
3 Алар бит хәзер диңгез комыннан да авыррак.
Шуңа күрә дуамалларча сөйләшәм.*+
Аллаһыдан килгән дәһшәтләр миңа каршы сафка тезелә.
6 Төче ризыкны тозсыз ашыйлармы
Һәм мальва суының тәме бармы?
7 Җанымның андый нәрсәләргә кагыласы килми.
Алар бозык ризыкка охшаш.
8 Үтенечем чынга ашса иде,
Ходай теләгемне үтәсә иде!
10 Бу миңа юаныч булыр иде,
Авыр газапларга карамастан мин шатлыктан сикерер идем,
Чөнки мин Изге Аллаһының+ сүзләрен кире какмадым.
11 Минем көтеп торырга көчем бармы?+
Алга таба да яшәрлек* мине алда ни көтә?
12 Әллә таштай көч-куәтем бармы?
Әллә тәнем бакырдан ясалганмы?
13 Мин таянган бөтен нәрсә миннән алынгач,
Үземә берәр ничек ярдәм итә алырмынмы?
14 Якынына карата тугры мәхәббәте булмаган һәркемнең+
Чиксез Кодрәт Иясенә дә курку-хөрмәте булмаячак.+
16 Алар боздан пычрана,
Эреп баручы кар аркасында ташып тора.
17 Ләкин вакыт килә, сусыз кала, юкка чыга;
Эссе булганда, корып бетә.
18 Алар үз юлларыннан читкә китә,
Чүлгә агып, юк була.
20 Акланмаган өметләре аркасында алар оятка кала,
Анда килә дә, өметләре өзелә.
22 Сездән берәр нәрсә сораганым бармы?
„Милкегездән минем өчен бүләк бирегез“,— дип үтенгәнем бармы?
25 Туры сүзләр һич тә авырту китерми!+
Тик сезнең шелтәгездән ни файда бар?+
28 Миңа борылып карагыз,
Мин бит сезгә ялганламам.
29 Кабат уйлап карагызчы, минем хакта фикерегез дөрес булсын.
Әйе, кабат уйлап карагыз, мин тәкъвалыгымны югалтмадым бит.
30 Сезнеңчә, телемдә гаделсезлек бармы?
Әллә аңкавым яманлыкны аера белмиме?